Тэтимол 2015

ТАУ II[таºw] (ДС II: 65; ТТДС I: 402; Balint: 104; ЗДС: 612) «поздравление; спасибо; завещание, доброе напутствие», «распитие спиртного на свадьбе; тост» ~ чув. тау, тав, таву ~ удм. тау «рәхмәт» (тау карыны «тау итү, рәхмәт әйтү»), мар. (Упымарий; Иванов, Тужаров: 209 һ.б.) тау, таво, тагу «рәхмәт, рәхмәт әйтү» ~ каз. тау «энергия; саулык», абаз. (< төрки), кар. табу, табув, таба «рәхмәт белдерү» ~ госм. дау «уенда йөреш, чират; пулны (ставка) икеләтү; отыш, тост, сәламәтлеккә эчү», лезг. (< төрки) тау, тав «кияү егет өендә аерым туй», госм. tau, төр. tav «бөтен, бердәнбер, мәртәбә, тапкыр; эчү (тост әйтү) чираты; мөмкинлек», tau etmek «түгәрәктә эчү»; чыгт., аз. (Будагов I: 338) тау, тов «чират: сый кайтару» < фар. туа, ту, тай «бер тапкыр»? Өзён (Özön) сүзлегендә госм. dav «тау» фарсычадан диелә. Госм. һәм тат. тау (дау) сиңа (сана) дип төбәп тост әйтү булган (шуңа каршы госм. ašp olsun дигәннәр), к. Zenker I: 249. К. ш. ук нуг., каз., куман. таус- (< таwуш-) «исәнлекккә эчү» (Радлов III: 776). К. Ташлама.

Бу кызыклы сүзнең этимологиясе ачык түгел: шуңа охшаш сүзләр гар., фар. һәм монг. телләрендә очрый. Мәс., монг. тав «тынычлык, иминлек», фар. даw «уенда йөреш, көрәштә бәреш чираты», гомумән, «кирәкле, уңайлы период, момент, процесс». Räsänen 1969: 467 (гар. сүзе ди); Федотов II: 161 (бу хезмәтләрдә материал бездәгедән ярлырак). Чаг. ш. ук Тахан.

Дерив.: иске әд. (Ясәви) таула-у «багышлау, бүләк итү»: пәйгамбәр, «өммәтем» дип, миһре таулар (миһербанлыгын күрсәтер).



Предыдущая статья            Следующая статья