Тэтимол 2015

ТАТЛЫ «сладкий, сладостный» < гом. кыпч. татлы (кайбер башк., каз., кырг. сөйләшләрендә татлы, ләкин бу яңгыраш әд. нормага керми), алт. татту һ.б. < бор. төрки (ДТС: 541) tataγlaγ, tatïγlïγ id. Тат - тамырыннан ясалган күпсанлы сүзләрнең иң популяры-кулланышлысы шушы бугай. Кайбер телләрдә татлы сүзе исемләшеп, билгеле берәр төр ашамлыкны яки десерт мәгъ. белдерә, к. Dobr. III: 301.

Дерив.: татлылан-у (сөйл. телендә еш кына татлану дип кыскартыла, ләкин бу нормага керми), татлылаш-у, татлылык ; кушма сүзләр составында: татлытамак, татлытамыр (берничә үсемлек атамасы) һ.б.

Татлы сүзенең антонимы буларак татсыз сүзе пәйда булган. Бу сүзнең дә дериватлары бар: татсызлык; татсызлан-у һ.б.; фразема: татсыз аш, татсыз хәят (тормыш); татсыз яшәү (тормыш) һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья