Тэтимол 2015

ТАТАР «татарин; татары; татарский», диал. «муж жены» ~ гом. төрки татар – хәзер бөтен дөньяда бердәй мәгъ. кулланыла.

Татар этнонимы турында йөзләрчә мәкалә вә китап нәшер ителгән (иң күләмлеләреннән берсе – Podhorodecki I. Tatarzy. Warszawa, 1971. 405 s.). Шулар арасында гөман-фараз төсендә булганнары да, кистереп «менә шулай ул» дип язылганнары да бар. Ләкин бу этнонимның чыгышын – тәүдә кайсы телдә һәм ниндирәк мәгъ. ясалганлыгын без әле дә төгәл генә белмибез. Бу хакта аерым азмы-күпме уңышлы фаразлар гына бар, тик фәнни тәнкыйтьне күтәрерлек уңай раслама юк. Мәсьәләгә яңа фактик материаллар гына ачыклык кертә ала, тик алар сирәк табыла.

Ошбу этноним яз. ядкәрләрдә беренче тапкыр VIII г. башларында Күлтәгин (Күлетәгин «данлы шаһзадә») батырга багышланган руник язулы поэмада утыз татар кавеме турында әйтелгәндә калкып чыга. Ул әсәрдә шул кавем вәкилләренең Беренче Күктүрек каганнарының җеназасына килүе бәян ителә, җеназалар исә VI г. урталарында була. Димәк ки, VI г. һәм аннан шактый элек тә татар (һәрхәлдә утыз татар ) этнонимы бик билгеле булган.

Руник яз. ядкәрләрендә утыз татар ларның VII г. тугыз угызлар белән союздаш һәм күктүрекләргә дошман булуы әйтелә. VIII г. башларындагы вакыйгалар искә алынганда инде утыз татар кабиләсе әйтелми, аның урынына тугыз татар дигән кавем атамасы килеп чыга. 720–740 нчы еллар араларында тугыз татар лар һәм тугыз угыз лар Күктүрек хакимиятенә каршы кузгалыш оештыралар. Ниһаять, 745 елда боларга уйгурлар да кушылып, Күктүрек дәүләтен җимерүгә ирешәләр һәм шул территориядә (хәз. Монголиянең үзәк вә көнч. өлкәләрендә) атаклы уйгур каганлыгы пәйдә була (аңарчы уйгурлар Үтәгән илендә – хәз. Монгол Алтае, Кангый – Хангай тауларында яшәгән булалар). Бу бор. уйгур дәүләте составында татарлар үзидарә белән файдаланганнар һәм аларның хөкемдары апа тәгин дигән титулга ия булган (пәһл. телендәге манихей җәмәгате язмасы, 825–830 нчы еллар). 842 елда Кытай яз. ядкәрләрендә дә дада, дадань халкы тәүләп искә алына.

Ул чорда татарлар уйгурлар белән бергә бик тыгыз аралашканнар. Уйгурларның югары катламы манихей динен кабул иткәч, татарларда да бу дин тарала барган булса кирәк.

Уйгур-татар дәүләтен 845 елда Енисей кыргызлары тар-мар итә. Төрки халыклар тарихында иң зур фаҗигаләрнең берсе булган бу вакыйга нәтиҗәсендә татар төрле якларга тузгытыла: аның бер өлеше көнчыгышка чигенә, ә зуррак төркемнәре көнбатышка күченәләр. IX–Х гг. татар атамасы Хотан-сак яз. ядкәрләрендә (хәз. Кытайның Синьцзян-Уйгур провинциясендә, к. Кляшторный 1987: 33–36.), аннары «Худүˉд әл-‘аләм» («Дөньяның чикләре») дигән атаклы фар.-гар. әсәрендә искә алына. Шул ук чорда татарларның бер төркеме Иртеш буйларында Кимәк дәүләтен оештыруда катнаша (кайбер авторлар кыпчакларның көчәюенә шулар төп нигез булган дип саный).

Тузгытылган татарларның бер өлеше үз теләге белән яисә әсир булып хәз. Тувага һәм хәз. Хакасия җирләренә дә килеп утырган булса кирәк. Бу хакта кайбер руник язулар гүаһлык итә. Тувада Хербис баары (сырты) дигән җирдә табылган руник ядкәрдә менә нәрсә язылган: ̣«Минем ир-атым (каһарман исемем) Күлүг игә, минем атам ил башы Ыңгал үгә, миңа егерме җиде яшь булганда, мин үз илем тугыз татар өчен...» Бу язма X–XI гг. карый (к. Сердобов: 481).

Бу урында әйтергә кирәк: хәз. рус телле әдәбиятта еш кына бор. татар монгол булган дип язалар. Әгәр тугыз (һәм утыз ) татарлар монголча сөйләшкән булсалар, нишләп аларның үзатамалары төркичә. Нишләп алар төркичә эпитафия язып куялар һәм нишләп аларның исемнәре (күлүг «данлы», ыңгал «сәвәтле, грамоталы») төркичә соң?

Татар этнонимы искә алынган икенче бер руник ташъязма Уйбат елгасы буенда Хакасиядә табылган. Хакас галиме И.Л. Кызласов фикеренчә, бу ташка Татарның иле игә (ия, рух) өчен (корбан итеп) бирер; игебез (игенебез) сакланыр язылган һәм Татар исемле илбашының басу иясенә корбан чалып игеннәренең уңачагына өмет баглаганлыгын белдерә (к. Кызласов 1987: 21–32).

Бу язмадан бор. Хакас-Енисей кыргызлары дәүләтендә (IX г.) татар сүзе бик билгеле, үз булганлыгы күренә. Гомумән, бор. язмалардагы татар сүзе монголларны белдерә дияргә хәлиткеч дәлилләр юк. Чыңгыз хан дәверенә кадәрге мәгълүматларда – Кытай чыганакларында монголларны мэн дип, татарларны дада дип ачык аерып язалар (к. Lovıs Hambis: 43–44). Төрки галимнәре күптәннән бирле бор. татарларны төркиләр дип язалар (к. Губайдуллин: 131–142). Утыз татар, тугыз татар дигәннән, кайбер чыганакларда Сэкиз татар «сигез татар» кабиләсе дә булган диләр (к. Фәхретдинов 1996). Тик руник төрки язмаларда бусы («сигез татар») очрамый бугай. Гомумән исә, бор. төрки этнонимнарда саннар еш кулланыла: әйтелгән сигез татар, тугыз татарга параллель рәвештә сигез угыз, тугыз угыз; тугыз уйгур, ун уйгур һ.б. еш кына очраган. Бу кабиләләр, күрәсең, үзләрен бер системага кертеп караганнар. Мондый хәл исә аларның кайчандыр бер дәүләт составына караганлыгыннан түгелме икән?

Шуларга охшаш атамалар монгол халыклары этнонимикасында да очрый. Найман дигән монголда һәм, күбесенчә, төркиләрдә очрый торган кабилә-ыру атамасы монголча «сигез» дигән сүз. Нәкъ найманнарны гарәпләр «татарлар» дип тә атаганнар. Бу кызыклы факт безнең фикерне куәтли, әмма татар һәм монгол сүзләре буталу күптәннән килгәнлеген дә әйтү зарур. Тикшеренүчеләрнең күпчелеге бу сигез, тугыз, утыз, ун сүзләрен кабиләләр санын күрсәтә дип уйлыйлар: тугыз татар димәк тугыз ырудан торган татар кабиләсе берлеге – союзы. Ләкин, шуның белән беррәттән, болардагы саннар елгалар исәбен күрсәтә дигән фикер дә бар: утыз татар – «утыз елга буен биләгән кабиләләр союзы» булып чыга.

Ничек кенә булмасын, без ошбу саннар кабиләләр санын күрсәтә дию ягында. Һәрхәлдә утыз татар тәгъбире татар кабиләләр союзының киң булуын күрсәтә шикелле.

Татар этнонимының сан белән төрләндерелгән вариантларынан тыш, төс белән төрләндерелгәннәре дә була: кытайлар ак татар, кара татар һәм кыргый (яисә урман ) татарлары бар дип язганнар. Кытай чыганакларында ак татарлар шато кабиләсенең бер өлеше дип әйтелә. Шато кабиләсе исә VII г. Тянь-шань регионында яшәгән һәм өлешчә христиан булган төркиләр (к. Гумилев 1994: 165–170).

Кара татар лар дип монголларны атаганнар. Кыргый татар лар Себердә яшәгән. Якут легендаларында якут халкы бабаларының бор. берсе Татар тайма исемле. Бу фактлар кыргый татарлар чыннан да булган дигән фикергә этәрә.

IX г. татар кавеме атамасы фарсы тарихчысы Гәрдизинең кимәк федерациясе оешуы турында кыскача хәбәрендә күренә: анда татар шаһзадәләренең берсе бу федерацияне оештыручы буларак аңлатыла (бу хакта Бартольд, т. VIII 1973: 43–44; Гумилёв 2002: 225–227).

XI–XII гг. татар исеме инде бик күп ядкәрләрдә искә алына. М. Кашгари (XI г.) татарларны төркиләр рәтенә кертә, «әмма аларның үз телләре дә бар», ди. Монысы нәрсәне белдерә – ачык кына аңлатылмый. Татар чүлләре дип М. Кашгари хәз. Җунгарияне атый булса кирәк: анда, бигрәк тә Турфан тирәсендә, кыргызлардан качып килгән татарлар чыннан да күп булган.

XIII г. татар сүзе иксез-чиксез күп ядкәрләрдә һәм төрле мәгънәләрдә очрый: аларны карап чыгу өчен калын бер том язарга туры килер иде. Тик без түбәндәге кызыклы фактка игътибар иттерәсебез килә: XIII г. башларында хәз. көньяк-көнч. Казакстанда көчле мәҗүси дәүләт корып, монголлар белән дә, Харәзем империясе белән дә көрәш алып барган Күчлүк ханның мөселман исеме Кадыйр булган һәм аны Кадыйр-татар дип атаганнар. Димәк, ул чыгышы белән татарлардан булган. Аның ата-анасы ислам динен алып, Күчлүк (көчле) исемен гарәпчә эквиваленты Кадыйр белән алмаштырганнар. Ләкин Кадыйрның кул астындагы төркиләр мөселманлыкка күчәргә теләмәгәннәр һәм Кадыйрга да элекке мәҗүси исеменә кайтырга туры килгән.

Чыңгыз хан заманындагы монгол чыганакларына күрә, Монголиядә алухай, алчи, дутаут һәм чаган дигән «татар» кавемнәре булган. Бераз соңрак, XIII г. азагында атаклы тарихчы Рәшидетдин татарларны сортлап күрсәтә: татар-тутуй, татар-култуй, (кайбер транскрипцияләрдә, күчермәләрдә тутуй белән кулгуй берләштерелеп тутукулуй дип язылган) татар-алчи, татар-чаган, татар-куин, татар-терат, татар-баркуй . Шул ук вакытта Рәшидетдин XIV г. башларында бөтен «иске дөньяда» (Хитай, Һинд вә Синд, Чин һәм Мачин, Кыргыз, келар һәм башкорт илләрендә, Дәште Кыпчакта һәм аннан төньяк өлкәләрдә, гарәпләрдә – Суриядә, Мисырда һәм Мәгърибтә) төркиләрнең татар дип атала башлаганлыгын хәбәр итә. Аныңча, бу күренешнең сәбәбе – татарларның аеруча көчле, күренекле, данлыклы булуларында: төркиләр еш кына үзләрен татар дип атаганнар, чөнки татарларның данына уртак булырга теләгәннәр.

Бор. монгол исемлегендә дә, Рәшидетдин исемлегендә дә ешрак кабатланган татар кавемнәре ике генә – алчи татар һәм чаган татар . Алчи (алчын ) сүзе бүгенгә кадәр казак һәм үзбәкләрдә билгеле булган кабиләләр союзының (Кече җүзнең) атамасы. Чаган татар сүзенә килгәндә, бу Кытай чыганакларында да күп тапкыр искә алынган (к. югарыда) ак татар тәгъбире белән бердәй булса кирәк (чаган монголча «ак»). Ак ~ чаган сүзе төрлечә тәгърифләнә.

Гомумән, «ак» мәгъ. сүзләр этнонимиядә бик киң таралган: славяннарда бело руслар, ак хорватлар билгеле; шулай ук элекке язмаларда ак һәм кара болгарлар искә алына. Чувашларда шуры чываш «ак чуваш» этник группасы бар, нугайлар да ак һәм кара группаларга бүленә һ.б. (к. ш. ук. Иштәк , Мангыт ). Ак сүзе төрле очракта төрлечәрәк мотивлана; шуры чувашлар халыкның раса билгеләренә ярашканлыктан шулай аталганнар, ә алардан аерымланган кывак (күк) чуваш лар күк җилән, күк күлмәк яратканнар. Белорус сүзе Белая Русь дигәннән, ә бу исә «Алтын Урдага ясак түләмәгән Русь» дип аңлатыла (белый сүзенең «ясаксыз, салымсыз» дигән мәгънәсе булган). Шуның шикелле ак татарлар ның һәр очракта ак йөзле кавем булуы шарт түгел.

Кытай чыганакларында тагын цзинь дада, ягъни «алтын татарлар» кабиләсе искә алына. Алар хәз. Маньчҗурия тирәләрендәрәк яшәгәннәр. Төрки һәм фарсыча чыганакларда «алтын татарлар» турында ләм-мин сүз юк. Һәм аларның ни өчен «алтын» булуы да ачык түгел (шуның кебек үк «көмеш болгарлар»ның көмешлеге нидән гыйбарәт икәнлеге дә бигүк аңлашылмый). Ихтимал, әлеге алчин татар дигәндә алтчин – төркичәгә алтын «алтын» сүзенең монголча чагылышыннан килеп чыккандыр.

Тарихи әдәбиятта Чыңгыз хан татар кавемен «кырып бетергән» дигән сүз мәктәп дәреслекләрендә дә, төрле псевдотарихи әсәрләрдә дә еш очрый. Ләкин Чыңгыз хан үз кавеменең (бөрҗәгиннәрнең) әзәлге дошманы булган Буир-нур татарларын гына кырган. Дөрес, Буир-нур өлкәсе (хәз. Кытай Маньчжуриясенең төньяк-көнбатышында һәм Монголиянең төньяк-көнбатышындагы җирләр) татар кавеменең ана йорты, оешып аерым этнос формалашкан территория булган бугай. Ләкин аерым татар кабиләләре VII–IX гг. ук ишәеп, ул (табигый җәһәттән фәкыйрь) җирләрдән китеп, бөтен Үзәк Азия буйлап киң таралган булганнар. Бу хакта К.А. Әбләзов «Историческая судьба татар» дигән китабында (130–140 нче һ.б. сәхифәләр) бик тәфсилләп яза. Үзәк Азиядә Хуанхэдан башлап Җаекка кадәр булган территориядә я тегендә, я монда татар дәүләтләре оеша торган булган.

Урта Идел регионында татар сүзе, нигездә, Х г. бирле билгеле булса кирәк, чөнки нәкъ шул чорда кимәк-кыпчак кабиләләре бу җирләргә күпләп үтеп кергәннәр, ә кимәк союзында татар кавеме төп союздашларның берсе булган. Кимәк федерациясендәге татарларның төркичә сөйләшкәнлегенә шикләнмәскә мөмкин, чөнки бу союздагы бүтән кавемнәр төрки булгач, татарларның нинди дә булса бүтән телне (гәрчә андый тел булган булса да) саклап калуы бик шикле. Ник дигәндә, кимәк федерациясен төзегән кавемнәр бик тиз үзара керешеп, ассоциацияләнешеп бетәләр. VIII г. беренче тапкыр искә алынганнан соң, алар тарихи ядкәрләрдә бөтенләй күренмиләр, соңрак (X–XIII гг.) тик кимәк һәм кыпчак сүзләре генә торып кала.

X–XII гг. Урта Иделдә татар этнонимы гомумән билгеле булса да, үзләрен татар дип атаучылар булдымы икән – бусы бәхәсле. Ниндидер бер төрки телдә сөйләшкәннәрнең үз телләрен татар теле дип атау факты XIII г. бирле теркәлә: шул чорда язып алынган фольклор материалларында – мәшһүр «Codex Cumanicus» китабында ул. Бу китапның телен лингвистик җәһәттән караганда да «бор. татар теле» дип күрсәтергә хакыбыз бар. Ул тел мишәр диалектына охшаш, әмма караим теленә аеруча якын дип карала.

XIV г. Алтын Урданың төп территориясен – хәз. көнб. Себер, Казакстан, Көньяк Урал, Урта һәм Көньяк Идел буйларын, Дон һәм Кубан бассейнын бергә алып – Татария (Тартария) дип атау халыкара кулланышка кергән. Һәм үзләрен татар дип атаучылар да аз булмаган. Төньяк Кавказдагы кайбер төрки, хәтта төрки булмаган кабилә-кавемнәрнең XIX г. башларында руслар тарафыннан һаман татар дип аталуы юкка түгел. Чиркәс-адыгей телләрендә тәтәр «җирле төрки, карачай-балкар яисә нугай» сүзе белән беррәттән казан «Идел-Урал татары» булуы да шуны күрсәтә.

Бүтән җирләрдә дә татар этнонимы бу чорда күп очраган. Мәс., шул ук Аксак Тимер бер кара татар кабиләсен Анатолиядән Урта Азиягә күчергәнлеге билгеле (к. Будагов I: 329; Sumer 1992: 181). Төрле «татар» төркемнәре тур. З. Вәлиди (Velidi 1981) китабында күп материал китерелә.

Көнч. Европада татар сүзе, гомумән, кимендә Х г. бирле билгеле булса да, аның киң таралуы монгол яулары белән баглы: Чыңгыз хан, аның уллары һәм оныклары төп монголларны монгол дип, монгол гаскәрләренә кушылган һәм гадәттә төп гаскәр алдыннан барган сугышчыларны татар дип атаганнар (чөнки башта ул гаскәрләр Чыңгыз хан тарафыннан буйсындырылган кайбер татар кабиләләре кешеләреннән гыйбарәт була, тик соңрак ул татар гаскәрләренә күптөрле бүтән төркиләр, хәтта төрки булмаган кавемнәр, мәс., кайбер руслар да кушылган). «Безнең» татарларга бу атама шул монгол гвардия гаскәре (кәшиктәннәре) тарафыннан алга куелган татарлардан йогып калуы турында тарихчылар XIII г. бирле язып киләләр (к. Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды // На стыке континентов и цивилизаций. М., 1996: 305–307; Исхаков, Измайлов 2007). XIII г. урталарында монголлар үзләренә ияргән барча халыкларны татар дип кимсетеп атаганнар. Татар-башкорт сөйләшләрендә татар-тарагай «татар тазбаш» бу монгол гадәте буенча әсирләрнең какул чәчен (кәкелен) бәйләп кую яисә бөтенләй кисеп алудан килә. Башы такыр кырылганлык – чит (монгол түгел) кабилә-кавемнәрдән булган хәрбиләр билгесе булган. Монголлар үзләре андыйларга кимсетеп караганнар һәм русларның гололобый татарин тәгъбире монголларның татар тарагай дигәненнән калька. Башкортларда әле без бәләкәй чакларда шундый такмак бар иде:

Татар, татар, тарагай,

Кермә безнең арагай,

Кысылырçың, үләрçең,

Биш тәңкә акса түләрçең.

Ихтимал, монгол яуларына катнашкан башкортларның кәкеле кыркылмагандыр.

Әлеге такмакка каршы татар малайлары башкорт малайларын үчекләп:

Башкорт, башкорт, барагай,

дип башлап шул ук такмазаны кабатлыйлар иде. Барагай монголча «симез» дигән сүз. Шулай ук татар сөйләм телендә урыс-улак, урыс-улагай, урыс-унтагай сүзләре билгеле. Урыс-улак яки улагай дигәне «урыс-олаучы» (димәк урыслар монгол хакимияте чорында олаучылыкта йөргәннәр) дигән сүз. Унтагай монголча «юлбасар»: бу характеристика X–XVI гг. дәвамында урыс кимәле юлбасар-ушкуйникларның Идел һәм Чулман буе халыкларын талап вә кырып йөрүләренә ишарә итсә кирәк.

Бу тарагай, барагай, улагай, унтагай (шулай ук кыргыз-кырагай «кырларда гизүче», шуннан – кыргый ) сүзләре Алтын Урда чорындагы «халыкларга» мөнәсәбәтләрне гаҗәеп тәфсиллек белән чагылдыралар: монголлар үзләре – хаким халык, алар тәнкыйтьтән өстен һәм буйсынулы халыклар да бер-бересенә монгол күзе белән караганнар!

Ләкин «олы ага» монголлар озак тантана итмәгәннәр: Алтын Урда төзелеп илле ел да үтмәгән, монголлар үзләренең тарагай-барагайлары тарафыннан йотылып, ассимиляцияләнеп беткән.

Алтын Урда һәм Казан дәүләте чорларында әд. әсәрләрдә татар сүзләренең кимсетүле мәгънәдә бирелүе әлеге монголлар күзеннән һәм дә монголларга карауның чагылышы булса кирәк.

Ләкин XIV г. азагы – XV г. башларында татар сүзе Алтын Урданың төп (үз) илатына карата кулланыла башлый. Испан сәяхәтчесе Руй Гонсалес де Клавихо үзенең Аксак Тимерне күреп сөйләшергә барганлыгы хакындагы язмаларында Татария дип фәкать Алтын Урданы гына атый (Урта Азия Татариягә керми) (к. аныкы Дневник путешествия в Самарканд ко двору Тимура. М., 1990.) Шул ук заманда (Клавиходан өч дистә ел соңрак) язылган «Бабахан дастаны»нда «Татар шәһәре» әкияти ил кебек гәүдәләнә. XV г. Бәлх (Төньяк Әфганстан) төрки шагыйре Атаи Татар иленнән атаклы мөшек килгәнлеген билгели: сүз җофар турында бара, җофар исә Идел бассейнында гына яши. Бу фактлар Алтын Урда илатын татарлар дип атау урыслардан гына килмәгәнлеген күрсәтә. Шунысы мөһим ки, Алтын Урда таркалуга барган Идегәй заманында Алтын Урда этносы – бор. бер төрки телле татар теле формалаша башлый. Тик бу процесс үсеш алмый һәм Идегәй үтерелү белән таркала. Хәз. татар халкы икенчерәк нигезләрдә формалаша.

Шулай күзаллаганда Ә. Кәримуллинны (к. Татары. Этнос и этноним. Казань, 1988; Язмыш, язмыш. Казан, 1996: 390–397) бик аптыраткан мәсьәлә – Алтын Урда татарлары версияләренең күплеге (татарлар, нугайлар, комыклар һ.б.) белән хәз. татар атамасының мәгънәсе арасында каршылык җиңел хәл ителә.

Урта Азиядә XVI г. төзелгән даими 92 төрки кабилә исемлегендә (ул исемлек соңыннан күп тапкырлар кабатланган) татар кабиләсе һәрвакыт искә алына (к. Султанов: 66–77). Алтын Урда татарларына параллель рәвештә угыз кабиләләре арасында да әледән-әле татар дигән кабилә-кавемнәр искә алына. Мәс., XVI г. Шамда татар-алилү ыруы яшәгән (к. Sumer 1992: 105).

XIX г. башында төрекмәннәрнең йомут кабиләсенә караган ырулардан күчүк татар һәм аңа буйсынулы татар ыруы булган. Икенче бер мәгълүматлар буенча, XVII г. ул татарларның Меру (Мары) тирәсендә үз билеге булган һәм ул аларны Аксак Тимер хәз. Төркиядән XIV г. күчергән була (Бартольд II: 616–617). XVIII г. урталарында татар этнонимы турында язган П.И. Рычков татар-монгол атамаларының күптән буталганлыгы, төрки халыклар арасында XVIII г. татар сүзе ниндидер начар халыкка күрсәтүе, әмма Идел-Урал татарлары үзләрен татар дип атасалар да, бүтән төркиләр аларны нугай яки казак дип атаулары турында яза (к. аныкы: Топография Оренбургской губернии: 46).

XIX г. рус әдәбиятында Идел-Урал һәм Кырым татарлары гына түгел, кайбер Кавказ халыклары – комыклар, карачай-балкарлар, азәрбайҗаннар һәм Көньяк Себер халыклары – хакаслар, шорлар һәм алтайлар да татар дип атала башлыйлар (хакаслар һәм шорлар бүгенгә кадәр үзләрен татар дип аташтыралар). Хәер, руслар гына түгел, Европа халыклары да ул чорда төрекләрдән тыш барлык төрки халыкларны татар дигән гомумиләштерелгән исем белән атыйлар; нугай татарлары, кыргыз татарлары, Кытай татарлары (уйгурлар) һ.б. дигән тәгъбирләр еш очрый. Төрки халыкларның һәм телләренең гомуми атамасы төрек-татар шивәләре (рус.: турецко-татарские наречия) була. Бу атама чит илләрдә хәзергә кадәр очрый. Мәс., Ирандагы күптөрле (башлыча угыз) төркиләре турында татар шивәләре, төрек-татар кавемнәре дип язгалыйлар. Хәз. фар. телендә дә шиваһаи турки-татар (тәтәр) диелә.

Инде татар сүзенең лингвистик чыгышына күчик.

Кайбер чыганакларда татарлар элегрәк кыт. шивей дип аталган дигән фикер үткәрелә. Беренче чиратта шивейләрнең һәм тәүге татарларның яшәгән урыннары бер булуы күзәтелә. Шивейләр үзләре кумоси һәм киданә дигән тунгус-маньчжур халыклары белән кардәш булганнар. Ләкин аларны төркиләр тарафыннан билгеләнгән өч тотык (губернатор) идарә иткән. Гомумән, шивейләр биш төрле: көньяк шивейләр (алар егерме биш кабиләгә бүленә), төньяк шивейләр (тугыз кабиләгә бүленә), бо шивейләр (тагын төньяктарак), шэньмода шивей һәм зур шивейләр. Аларның территориясе хәз. Якутиядән Маньчжуриягә кадәрле җирләр була. Бу җирләрдә бор. заманнардан бирле тунгус-маньчжурлар яшәгән һәм шунлыктан булса кирәк В.В. Радлов заманында бор. татар-тунгус вә маньчжурлар кардәш дип язып чыккан. Кайбер тикшеренүчеләр татар сүзендәге -р авазын маньчжур күплек кушымчасы -раның калдыгы дип күрсәтәләр (ягъни элек тата-ра «татарлар» сүзе булган, имеш). Бу фараз файдасына тагын шундый дәлил китерелә: кайбер монгол сөйләшләрендә татари, татыр «сакау» ~ нанайча татари «тырылдавык» һ.б. Ягъни татарлар та-та-та дип торучылар, яисә татылдаучылар, тәтелдекләр. Ләкин бу монголча булмаган сүзне башкача да аңлатып була: «сакау» – димәк туган теле монголча булмагач, монгол телендә акцент белән сөйләшүче. Шулай уйлаганда бу сүз – бор. татарларның монгол булмавына гына дәлил (чаг. рус. немец «телсез, сөйләшә белмәүче».) Танылган тюрколог, тарихчы В.В. Бартольд бор. татарлар монгол да, төрки дә түгел дигән карашта торган.

Тарихта беренчеләй билгеле татарлар Көнч. Монголия һәм Төньяк-Көнб. Маньчжурия регионында яшәгәч, аларның тәүге ватаннары да шунда дип уйларга ярый. Әгәр бу фикер дөрес булса, татар сүзенең этимологиясен тунгус-маньчжур һәм монгол телләреннән эзләү дә табигый.

Ләкин татар сүзенең чыгышын тунгус-маньчжур телләреннән эзләү ышандырырлык нәтиҗәләр бирми. Дөрес билгеле бер фаразга нигез булган сүзне һәрвакыт табып була, ләкин менә тарихи конкрет дәлил буларак сүзләр табылмый. Мәс., эвенк. татаар, татигар «укыту, өйрәтү; укытылган, өйрәтелгән (мәс., солдат)»; кайбер бүтән тунг.-маньч. телләрендә татари «теге яктагы; аръяк» (ССТМЯ II: 160–170). Мәзкүр сүзләрнең һәр икесе этноним буларак яраклы, алардан татар этнонимы ясалуы ихтимал, тик бу ихтималлык конкрет дәлилләргә бик мохтаҗ.

Татар сүзен аңлатып бирүгә тырышу XII г. бирле билгеле. Мөселманлаштырылган легендаларда Яфәс оныгы татар-төрек һәм монгол дигән туграй (иң бор.) бабаларның атасы (легенданың кайбер вариантларында татар һәм монголлар түрек баба угыллары). Бу легендаларда этнонимнар «Алладан бирелгән», һәм шуңа күрә аңлатуга мохтаҗ түгел.

Европа халыклары татар сүзен антик мифологиядәге тартар «җир асты патшасы» белән бутаганнар (бүгенгә кадәр кайбер телләрдә татар ны тартар дип атап язалар).

А. Халиков татар сүзе «очлы һәм җиңел ук»ны белдерә дигән әрмән чыганагын күрсәтә (Халиков 1992). XIII г. монголлар татар сүзе белән кызыксынучыларга бу сүз тәүдә елга исеме булган дип аңлатканнар. Тик татар елгасының кайдалыгы күрсәтелмәгән.

Европада һәм Россиядә XVIII–XIX гг. татар сүзен аңлату өчен бик күп фаразлар әйтелә. Бөтенләй диярлек нигезләнмәгән булганлыктан, аларның күпчелеген искә төшерү дә күңелсез. Кызганычка каршы, шундый сәвәтсез «этимологияләр» бүгенгә кадәр пәйда булгалый. Мәс., Р. Корбангалиевнең «Ватандаш» журналында (№ 9, 2007: 184–204) «Башҡорт тарихының көҙгөһө» дигән пырдымсыз мәкаләсендә «татар – монгол гаскәрендә авангард – дошман көчен татып караучы» дип аңлатыла.

Гомумән, татар сүзенең этимологияләрен өч группага бүлеп карарга мөмкин:

а) алтаистик (төрки-монгол-тунгус телләренән чыгып),

б) ирани (фарсы, сугд),

в) сино-тибет (кытайча яисә тибетча) этимологияләр.

Алтаистик этимологияләр. Татар сөйләшләрендә татар «ир, гаилә башлыгы» дигән сүз. Бу бик кызыклы фактны төрлечә аңлатып була. Мәс., ул нинди дә булса бор. татарларның килеп җирле хатыннарга өйләнүеннән калган булырга мөмкин. Шулай ук ул мари теле тәэсирендә барлыкка килә ала: мари телендә мари сүзе милләт атамасын да, ирне дә белдерә (мондый мәгънә структурасы күп кенә халыкларда очрый).

Ирани этимология. Бу очракта киң таралган версия – татар сүзенең тат әр – тат кешесе, тат ир тәгъбиреннән килеп чыгуы турында фараз игътибар үзәгендә тора. Кайбер тикшеренүчеләр төрки этнонимда -ар компоненты сүз азагында еш очравына игътибар итеп – мәс., авар, хазар, болгар, сувар, кабар (Төньяк Кавказда яшәгән бор. бер кавем) һ.б., бу компонент бор. төрки әр «ир, гаскәри, батыр» сүзеннән килә, дип уйлаганнар (Ф.И. Гордеев, Д.Е. Еремеев һ.б.) һәм татар сүзен дә шундый -әр ярдәмендә ясалган рәтендә караганнар. Сүзнең тамыры тат – үзе дә Евразиядә киң таралган этноним. Ул бор. төрки яз. ядкәрләрдә дә еш очрый һәм, М. Кашгари билгеләгәнчә, ирани телле кешеләрне белдерә.

Бер карашка шактый ихтималлы булып күренгән бу фараз (татар < татәр) җентекләбрәк, уйлабрак караганда бөтен кызыклыгын югалта. Беренчедән, мәзкүр сүзләрнең әр «ир» сүзе ярдәмендә ясалганлыгы бер очракта да тарихи яз. мәгълүматлар белән расланмый. Хәз. көндә -ар булып беришле яңгыраган бетемнәр төрлечә килеп чыккан булса кирәк. Ягъни монда очраклы охшашлык булуы бик ихтимал.

Икенчедән һәм иң мөһиме – татарларның (алар кайда гына вә нинди генә булмасын) татлар белән аеруча багланышы турында бер генә тарихи, этнографик һ.б. мәгълүмат та күренми (к. югарыдарак).

Татар сүзе тәүләп руник ядкәрләрдә VIII г. башларында теркәлгән. Ләкин ул язмаларда VI г. вакыйгалары турында сүз бара. Димәк ки, татар этнонимы VI г. күптән билгеле булган. Тат сүзе исә тәүләп шул ук төрки чыганакларда «чит ил кешесе, бигәнәй» мәгънәсендә VIII г. искә алына. Тат ул кавем-кабилә атамасы түгел, бер кеше, социаль катлам вәкиле. Тат сүзе бүгенге көнгә кадәр Якын Шәрыктә еш очрый. Тат:

1) Дагстанда ирани телле бер халык;

2) көньяк-көнч. Иранда фарсыларның үзатамасы;

3) көрдләр телендә – «гарәп», XIX г. Кырымда һәм Төркиядә тат дип яһүдиләрне һәм җәнвәләрне (генуизларны – итальяннарны) атаганнар, чыгт. язмаларда тат – монах, патша сараенда хезмәт итүче (чит ил кешесе), яллы гаскәри, чыгышы билгесез кеше, бабүл. «Дәдә Коркыт» китабында тат  – мөселман миссионеры. Шулай итеп, бер контекстта да татар белән тат «чагышмый», бергә туры килми.

Күп кенә мәгълүматлар тат ларның ирани (фарсы яки сугд) телендә сөйләшүенә ишарә итә. Һәм татар сүзен тат әр гә тартып, А. Халиков үзенең «Татар этнонимы турында» мәкаләсендә (к. Мирас, № 5, 1992) М. Кашгари, имеш, татарлар фарсы телендә сөйләшәләр дип язган ди. Хәлбуки М. Кашгарида андый сүзләр юк. Анда «татарлар төркиләр, тик аларның тагын үз телләре дә бар» диелә, әмма үз телләренең ниндилеге хәбәр ителми. Бу «үз телләре» дигән сүз үзәктән ераграк төрки телне дә белдерергә мөмкин. М. Кашгари тик татлар турында гына фарсы телендә сөйләшәләр ди (кызганычка каршы, А. Халиковның бу хатасы кабатлана да башлады, к. Исхакова 1992: 89–95).

Тат этнонимының, әйткәнебезчә, кырым татарларына гына кагылышы бар: анда тат или (тат иле) дигән группа һәм тат-туфәңчи дигән гаскәри груһ булган (туфәңчи «мушкетёр», түфәң «бор. авыр мылтык, пушка»). Татларның тәгаен ирани халык булуы тур. З. Вәлиди (Velidi: 114, 214) ассызыклап яза. Хәз. төр. телендә тат «төрки түгел» мәгъ. кулланыла.

Сино-тибет телләреннән кергән дигән фараз. Безнең карашыбызча, татар сүзенең бор. яңгырашы тартар (бу яңгыраш, әлбәттә, лат. телендәге тартар «җәһәннәм, җир асты тәмугы» сүзе белән баглы түгел – монда очраклы охшашлык кына). Сүзнең тамыры – бор. төрки тар «кабилә башлыгы, би, кенәз» (ул тархан һәм бор. тарым «би хатыны, бикә» сүзләрендә сакланган). Шул титулдан тартар «башлыклар башлыгы, кенәз кенәзе, патша, император» сүзе ясалган, чаг. Төркиядәге бэгләр бэг (бэгләри бэги), фар. шаһиншаһ, мобеданмобед, гар. әмир әл-үмәра һ.б., төрки хакан, каган сүзен дә күпчелек тарихчылар ханхан сүзеннән дип карыйлар.

Тарихи җәһәттән, безнеңчә, фараз түбәндәгечә нигезләнә: Л.Н. Гумилёв (1993: 14–15) жужань (жуан-жуан, руан-руан ) дәүләтенең иң көчле чагы Датань хан заманында булган ди. Датань дигәнебез Кытай иероглифлары белән жуань телендәге сүзне белдерергә маташудан килеп чыккан. Кытайлар үз телләрендә булмаган ауслаут -р һәм -л авазларын -нь белән алмаштырганнар һәм еш кына -д вә -т авазларын да бутаганнар. Шуларны искә алып фикер йөрткәндә, Датаньнең чын исеме татар яки тартар булып чыга, һәм сүзнең шәхес исеме түгел, титул булуы да ихтимал. Менә шул Датань-Татар патшаның табигьларын-рәгыятен дә күрше халыклар татар дип атый башлаганнар булса кирәк. Шундый фараз татар сүзенең элек-электән бик төрле кабилә-кавемнәрне белдереп килүен дә аңлата: жужань империясе бик төрле халыкларны берләштергән булган ич!

Бор. («маньчжур») татарлар һәм алар белән чордаш вә күршелектә яшәгән татаби һәм татань дигән халык атамаларының охшашлыгы, ай-һай, очраклы микән? Бу этнонимнар да әлеге Датань-татар патша исеме белән баглы булса ни гажәп.

Бор. тар титулы бор. кыт. тар, дар «зур; өлкән башлык; олы» сүзеннән (классик кыт. да «зур» шуннан килә). Кыт. теленнән бу сүз күрше кабилә-кавемнәргә дә титул буларак күчкән. Безнең эра башларыннан бирле кытайлар үз сүзләрен үзләре танымый башлаганнар. Хәер, дада «татар» сүзе «өлкәннәр өлкәне» дип тә аңлатыла алган (әмма монда иероглифлар икенчерәк).

Кайбер рус галимнәре, мәс., Н.А. Баскаков, безнең татар атамасы бор. төрки-монгол кавемнәрендәге татар этнонимы белән турыдан-туры багланмаган, ә Чыңгыз ханның оныгы – мәшһүр Нугай нойонның атасы – Татар исеменнән дип расламакчы булганнар. Төрки дөньяда кеше исеменнән килеп чыккан этнонимнар очрый (нугай, үзбәк һ.б.), ләкин ул очракның билгеле тарихи аңлатмасы – нигезе була. Әлеге Татарның исә безнең татар халкы тарихына катнашы юк, ул Урта Идел регионында хакимлек итмәгән һәм гомумән күренекле шәхес булмаган.

Н.А. Баскаковның татар сүзенең беренче мәгънәсе «илче, курьер» булган дигәне дә ышандырырлык түгел. Дөрес, XIV г. башлап ХХ г. кадәр Госманлы империясендә һәм Иранда шундый термин булган. Төрки телнең бик тәфсилле Редхауз сүзлегендә татар:

1) татар халкы; бер татар; 2) курьер, бигрәк тә хөкүмәтнең жаваплы курьеры, шуннан татар чыкармак «жаваплы курьер, илче жибәрү», татар калпагы (Сәйф Сараида татар бүрке – курьерларының махсус баш киеме), татар кәдхудасы «дәүләт юлларының сакчысы», татарчык – кечкенә курьер; курьер быргысы; черки (аның безелдәве курьер быргысы безелдәвенә охшашлыктан) диелә (к. ш. ук төр. tatarı «хат ташучы күгәрчен»). Хәз. Төркиядәге

Истанбулдан килә татар,

Сөңгесен ул күккә атар

дигән җыр-такмак та югары әйтелгәнгә ишарә. Ләкин бу очрактагы татар сүзе һичшиксез – татар дигән кавем-кабилә кешеләренең (ихтимал, Алтын Урдадан күченеп киткәннәрнең) Шәрыктә курьер булып хезмәт итүеннән килә. Иранда ниндидер «татар»лар яллы гаскәри булып та хезмәт иткәннәр. Алар кыска җиңле махсус «татар күлмәге» белән билгеле булганнар.

Татар этнонимының Урта Идел – Көньяк Урал төбәгендә таралыш тарихы безнең карашка түбәндәгечә.

Бу этноним Идел Болгары дәүләте оешкан заманда ук биредә билгеле булган: дөньяда татарлар барлыгын тәүге болгарларның союздашлары хәзәрләр дә, актив аралашкан күршеләре – бәҗәнәкләр, узлар һәм кыпчаклар да яхшы белгәннәр. Тик үзләрен татар дип атаучылар IX–XIII гг. Болгарда сирәк булган булырга тиеш: көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан (мәс., Күчлүк хан дәүләтеннән) килгән сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр, ихтимал, сатлык әсирләр, очраклы кешеләр һ.б. Бу чорларда реаль татарлар – татарча сөйләшүчеләр – үзләрен чит ил кешеләре алдында болгар дип танытканнар, ә ил эчендә, чын болгарлардан аеру кирәк булганда, биләр ләр дип атаганар.

Монгол яулары чорында һәм шуннан соң татар этнонимын куллану ешайган, ләкин аның эчтәлегенең статусы тотрыклы булмаган. Ләкин «Codex Cumanicus» материалы күрсәткәнчә, татар телен татар теле дип атау XIII г. азагыннан ук башланган! Димәк, татарларга этнонимны руслар биргән дигән сүз дөрес түгел. Шул ук вакытта чын татарлар арасында да татар этнонимын кире кагучылар һәрвакыт булган. Ләкин XIX г. азагына татар жәмәгатьчелеге бу атаманы тулысынча кабул иткән һәм хәтта бу этнонимны өнәмәүчеләр (Р. Фәхретдинов, кайбер башкорт зыялылары һ.б.) да бу уртак атама белән килешергә тиеш тапканнар. Һәм Дәрдемәнд болай дип язган:

Татарлыктан татар һич гарь итәрме?

Кеше үз исемен инкяр итәрме?

Татарлыкта татар углы татармын.

Татар түгел димә – башың ватармын.

Әмма ХХ г. азагында татар исемен алмаштырырга теләүчеләр тагын күренә башлады. Бигрәк тә татар этнонимын болгар этнонимы белән алмаштыру идеясе популяр (бу идеяне Ә. Кәримуллин, өлешчә М. Зәкиев, М. Глухов кебек филолог һәм тарихчылар да яклап карадылар).

Бу мәсьәләдә безнең фикер шушыдыр: татар атамасы инде карарлашкан һәм аны тик бик мөһим сылтау белән генә алмаштырып булыр иде. Андый сылтау күренми. Инде бу этнонимның «дөрес түгеллегенә» килгәндә, «дөрес булмаган» этнонимнар дөньяда бер бездә генә түгел, әмма ул дөрес түгеллекләр һәрвакыт нисби була. Тарихчы Равил Фәхретдиновның татар этнонимын алмаштыру идеясенә берничә тапкыр рәддия язуы юкка түгел (к. Türk yurdu, № 7, 1993 һ.б.).

Күрше халыкларда таралган башкортча, нугайча һ.б. татар, марича (татар сүзе белән беррәттән) тадар, тодар, чувашча тодар, тудар (язылышта тотар, тутар) сүзе татар лексемасының этимологиясен ачыкларга берни дә бирми – алар соңрак русча татарин сүзе тәэсирендә таралганнар. Алардагы фонетик вариантлар – һәр телнең үз фонетик закончалыклары буенча татар нигезенән килеп чыкканнар һәм аларда ниндидер аеруча борынгылык сакланган дип уйларга нигез юк. Чувашча тудар тагын «сакау, әпә» дигән сүз; ул татар этнонимыныннан килеп чыкмаган, ә тут-тыт – «тотылу» сүзе белән баглы булса кирәк. Һәрхәлдә бу сүздә дә татар сүзенең бор. мәгънәсе сакланган дип уйлау дөрес булмас.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйк – Казан дәүләте чорында гына түгел, Рус империясе шартларында да күрше халыкларның башта мөселманлыкка, мөселманлык аша татарлыкка чыгулары, татар исемен алулары дәвам иткән. Бу процесс уртак тормыш рәвеше һәм тулысынча тиңхокуклык шартларында татарларның чагыштырмача мәдәнирәк булуы белән генә аңлатыла. Татар этнонимы гуманлырак мөнәсәбәтләр, сабырлык, тәртип билгесе дә булган. Бу хакта революциягә кадәрле рус әдәбиятында да күп материал табып була.

Татар этнонимы гына түгел, татар теле тәгъбире дә бәхәсле булып чыкты. Кайбер кардәш төрки республикаларда (кимендә) XIII г. бирле килгән иске татар теле – ул татар теле түгел, төрке тел дип игълан итәләр.

Татар этнонимы V г. бирле билгеле. Татар теле конкрет билгеле тел (безнең төрки тел) буларак XIII гасырдан гына аермачык күзәтелә (әлеге «Codex Cumanicus» теле). Бу чорда ук татар теле – үзендәге гарәп-фарсы лексик элементлары белән баетылган һәм бор. руник ядкәрләр теленә якын торган, күрше кыпчак телләреннән аермалы буларак, бор. төрки консонантизмны бозмыйча саклаган көнб. кыпчак теле, үзенең үсешкән яз. варианты булган тел. Татар яз. теле тик XVI г. гына килеп чыккан дигән раслама (мәс., С. Брукның 1982 елда нәшер ителгән популяр «Народы мира» китабында бар) татар халкы тарихына хилаф ул. Татар теле баштан ук яз. тел катнашлыгында формалаша һәм анда гомумтөрки эталон элементларының күплеге нәкъ шуның белән аңлатыла.

Татарский язык – татар теле һәм татарское письмо – татар язуы дигән тәгъбирләр XIV г. башлап рус документларында һәм рус тарихи ядкәрләрендә еш очрый һәм алар башлыча безнең татар халкына карыйлар. Дөрес, татар телендә дип тәгърифләнгән кайбер язмалар татар халык теленнән нык кына аерылалар – аларда чыгтай (Урта Азия төркисе) һәм угыз (госманлы) элементлары, гомумхалык телендә үзләштерелеп бетмәгән гарәп-фар. сүзләре еш очрый. Ләкин аларның гамәлдәге укылышы татар вокализмына буйсындырылган ич!

Татарның үз язма-әдәби теле электән килгәнлеген инкяр итүчеләр бик мөһим тагын бер моментны күздән ычкындыралар. Соң бит ул татар телендә дип билгеләнгән төрле документлар, төрле әдәби-нәфис әсәрләр чыннан да татар халкы җирлегендә туган, аларны башлыча татарлар өчен башлыча татарлар язган! Язмачылык культурасы, укучылар һәм язучылар тупланмалары, мәктәпләр,



Предыдущая статья            Следующая статья