Тэтимол 2015

ТАТ III«тат (название персоязычной народности в Дагестане); чужеземец» ~ «этническая группа персов; самоназвание персов в областях, где они составляют меньшинство» < бор. һинд.-ир. dágdhä «утка табынучы» (сүзмә-сүз «утчы, изге ут яндыручы» ← dah «яндыру»). К. ДТС: 514, 540; Фасмер IV: 26; Оранский 1979: 44 һ.б.

Кайбер татар телчеләре һәм тарихчылары тат сүзеннән татар сүзен чыгармакчы булалар. Ләкин татар сүзе тәүләп Ираннан еракта – Көнч. Монголия һәм Маньчжуриядә теркәлгән. Һәм мәгъ. буенча да тат сүзе татар этнонимына нигез булырдай түгел. К. Татар.

Татлар Кырым ханлыгында аерым хәрби группа тәшкил иткәннәр. Будагов I: 330.



Предыдущая статья            Следующая статья