Тэтимол 2015

ТАСЫР – имитатив шуму, грохоту с треском ~ башк. таçыр id. Чаг. як., монг., тунг. (ССТМЯ II: 169) тас «тасырдап; тасырт итеп». Тас < тарс булса кирәк.

Дерив.: тасырт (бер тапкыр кыштырдау яки шатырдауга тәкълит), тасыр-тасыр, тасыр-тосыр (мәс., кинәт чабып киткән ат, сыер һ.б. тур.); тасырда-у → башк. диал. (асылда, тат., к. БТДҺ: 308) тасырҙык (дөресе – тасырдык ) «аны-моны уйламыйча гамәлгә керешүчән»; тасырдаш-у, тасырдат-у. Чаг. төр. tasırtı «курку, хафа, шом».



Предыдущая статья            Следующая статья