Тэтимол 2015

ТАСМА «лента, тесьма; тонкий ремешок» < гом. төрки тасма, як., каз. таспа ~ гом. монг., тунг.-маньч., фар. һ.б. тасма id. киң таралган мәдәни сүз, к. рус. тясма, тесьма, тасма, ш. ук. удм., мар. тасма, мар. тäсмä, тäшмä (Упымарий: 203; Иванов, Тужаров: 216) id. һ.б. Евразиядә күп телләрдә очрый.

Тасма сүзе яңгырашы белән төрки сүзгә -ма кушымчасы ярдәмендә ниндидер тас- яки тасы- фигыленнән ясалган сүзгә охшый, чаг. Тасла-у . ССТМЯ (II: 164) авторлары маньч. тасма ~ яз. монг. tasama (> бур. таһама) сүзен ороч. таппирасу «шәлтәү (үзенә элмәкләр, кын, кесә һ.б. тагылган каеш билбау)» сүзе белән чагыштыралар. Тасма сүзе фар. теленнән дигән фикер дә бар (бу тур. к. Аникин: 538); өченче бер фикер буенча тасма грек. δεςμα «каеш, тасма» сүзеннән (Бактрия грекчасыннан таралырга мөмкин). Будагов I: 333.

Дерив.: тасмалы, тасмасыз; тасмала-у; тасмалан-у; тасмалык. Тат. сөйл. тасма тасу да, рус. тесёмка сүзе дә халык этимологиясенә кызыклы мисаллар: бу сүзләр электән килми.



Предыдущая статья            Следующая статья