Тэтимол 2015

ТАСКАК, диал. (Тумашева 1992: 199, 204; ТТДС I: 394; ЗДС: 611) тақсақ, тазак, тахсах һ.б. «подставка на столбиках; навес с плоской крышей; строительные леса», диал. «настил на ветвях или на коротких ножках» ~ башк. (БТДҺ: 300, 308) таҙғақ «агач башында җәнлек күзәтү өчен ясалган урын», тасқақ «лапас; балыкчы кимәсендә өстәлчек (ут яндыру урыны), асмалы лампа калпагы (тәлинкәсе)» > мар. (Исанбаев 1978: 30) таскак «таскак; трибуна; аслык», удм. таскак «төзелеш күперчекләре» ~ алт. (Будагов I: 805–806), хак. тасқақ «лапас; аслык; савыт-саба киштәсе; корбанлык терлекнең тиресе, сөякләре куела торган аслык» (к. ш. ук Радлов III: 919, 926), хак. тасхах, тув. дазчақ «киштә» һ.б. Гомумән, чыгышы безгә ачык түгел.

Башк. диал. талғақ «аучы таскагы» < таҙғақ (кире аваз күчеше).



Предыдущая статья            Следующая статья