ТАС   III«хищная птица; хищник» (в составе сложных слов): себ. (Тумашева 1992: 199, 201) таскәрә  «шыртлака», тилгәнтас  «челән»; башк. тазбөркөт «акбаш бөркет», тазкутан «челән» (бу сүзләрдә таз дип язу халык этимологиясеннән килә) ~ тув. тас «мәетләрне ашаучы кош (элекке Монголия һәм Тувада мәетләрне күммичә аерым урыннарда ерткычларга ашарга калдыру йоласы булган)», даъс «каракош», хак. тас-ары «шөпшә» ~ бор. монг. tas «каракош» ~ сол. тасах, маньч. таса, тасха «юлбарыс», уйг. диал. қорултаз «бөркет», бур. тас-шубуун «бәрән бөркете, бәрәнкарак», ССТМЯ II: 169–170. К. Таскара.   |