Тэтимол 2015

ТАС II: тас булу (ЛТ I: 120) «замучиться; быть в смятении; опозориться» ~ бор. төрки (МК, ДТС: 539) tas «бик начар нәрсә», төркм. тас «(нинди) була язу» (к. Мухамедова 1973: 162), куман., бор. чыгт. (Ибне Мүһәнна) tas «югалмыш, беткән», кар., ком., к.-балк., аз. тас «хур (булу); югалту», хак. тас-тарау «җыйнаксыз», уйг. тәс «кыен хәл».

Бу сүзне гадәттә монг. тас, тасу «бөтенләй инде» сүзе белән чагыштыралар (к. Räsänen 1969: 465, ш. ук Ramstedt 1935). Безнеңчә, бу сүз бор. һинд. dasu, dasyu «арий булмаган җирле халык; кара кол; бер кастага да кермәгән кеше; үтерелергә хөкем ителгән, ләкин тере калдырылган кол» сүзеннән килә. Гом. кыпч. тас булу «хур булу», ихтимал, шуннан: бор. закон буенча, җыелу урынына – бүлҗәлгә килмәгән яугир, хәтта бөтен хәрби бүлкәләр (частьләр) үлемгә хөкем ителгәннәр.

Төрки халыкларда киң таралган таз кол (к. ТХИ: Дастаннар, 1984: 56) асылда, тас кол ул: бу очракта таз (чәчсез, чәче кырылган һ.б.) сүзе белән контаминация сизелә. Таслар, тас коллар үзләрен саклау өчен елгырлык, ярамсаклык, шулай ук хәйләкәрлек тә күрсәтергә тиеш булганнар. Тас колларның трикстер (хәйләкәр, елгыр) булуы бөтен дөнья фольклорында билгеле (к. МНМ II: 260–261). Тас һәм таз сүзләренең буталуына шул да ярдәм иткән: төркиләрдә һәм монголларда әсирләрнең, яман колларның чәчләрен кырганнар (хәер, бу гадәт бүтән халыкларда, мәс., русларда да булган), к. хак. тас «кол» һәм тас «таз», монг. тас-таракай «хур ителгән кеше». Һинд-ир. телләрендә das «кол, хезмәтче» бик продуктив тамыр, к. ЭСИЯ II: 285–288.; Kluge: 14. Славяннарда андый коллар смерд дип аталган.



Предыдущая статья            Следующая статья