Тэтимол 2015

ТАРЫ, диал. (ТТДС I: 124) дары, себ. (Тумашева 1992: 204) тарық «просо» < бор. төрки tarıγ «ашлык, икмәк, тары; игенчелек» ← tarı- «иген игү, ашлык чәчү» ~ тув. тьары – id., бор. чыгт. (Боровков 1963: 287) тар- «иген игү, җир эшкәртү» – ихтимал, ниндидер *тāр < *тағар сүзеннәндер (чаг. аз. диал. даары «тары»), к. бор. төрки taraγ > тув. тара, дара «иген, тары».

Кыпч. телләрендә һәм закончалыклы рәвештә угыз телләрендә дары варианты өстенлек итә (кайбер кыпчак халыклары бу сүзне угызлардан алган булса кирәк). Тары ~ ком. тари варианты (т-), гомумән, киң таралган (к. Тару ); тарық варианты үзб., уйг. тариқ, териқ (ш. ук тарығ, тариғ) «тары, иген» сүзләреннән килә. Чув. тыр, тырă «иген», венг. dara «ярма» төрле бор. төрки телләрдән.

Себ. (Тумашева 1992: 203) таран «тары, ашлык» варианты < алт. таран < тараан < тараған < монг. тариган id. сүзеннән. Тари- «чәчү, игү» барча монг. һәм тунг.-маньч. телләрендә дә актив кулланылышта (к. Дамдинов: 53–54; ССТМЯ II: 168). Бүтән мәгълүматлар тур. ЭСТЯ III: 157–159; Федотов II: 168; Гаффарова 2007: 63–78 (бик тәфилле). Рус. диал. тара < тув. тараа «куырылган тары» тур. Аникин: 533. К. Тарлан, Тарлау, Тару.



Предыдущая статья            Следующая статья