ТАРХАН, диал. тәрхан, тәрхән «тархан (представитель сословия, свободного от налогооблажения); беззаботное состояние; крестьянское сословие в XVIII–XIX веках» < бор. төрки (ДТС: 538–539) tarqan, tarxan «бер титул; югары катлам кешесе», хәз. төрки телләрдә тарқан, тархан, тәрхан, дарқан ~ монг. дархан, дарқан «тимерче; оста; тархан», бор. (Velidi: 293–294) tarhan, tarxan «дәүләт кешесе». Татарларда Казан дәүләте чорында тархан «салымнардан азат (кеше); диван әһеле» XVI г. Иван IV тарафыннан бетерелгән. Шуның белән бу сүз дә «кануло в лету» дип яза М. Федотов (II: 239–240), ләкин тарханнамәләр башкорт феодалларына, рус хөкемдарларына XVIII г. кадәр бирелгән, шул чорда Уфа губерниясендә 650 тархан була (к. Шафиков Г. Крючья под ребро. Уфа, 1993: 21–25). Тәрхан дигән чыгтай кабиләсе дә булган (Радлов III: 854) һәм Д. Исхаков та шул исемдәге кавем-кабилә Казан дәүләтендә булган бугай дип яза (к. аның: К вопросу об этносоциальной структуре..., 1995: 98). К. ш. ук Скворцов 1976: 79–86; Максутова Г. Тархан // Фән һәм тел, № 1. Казан, 2003: 14–17; Дмитриев 1986: 341–354 һ.б. Тархан сүзе Евразиядә күп телләрдә очрый (башлыча төрки телләрдә таралган) һәм бу сүз тур. исәпсез күп язылган. Ләкин этимологиясе һаман ачыкланмаган (бу җәһәттән ул батыр ~ баһадир сүзенә охшаш). Э.В. Севортян күрсәткән әдәбият (ЭСТЯ III: 151–154) публикацияләрнең бер өлеше генә. С.Г. Кляшторный һәм В.В. Лившиц (1971: 121–146) күрсәткәнчә, тархан сүзенең сугд телендә trγw’nt (таргуант) варианты булган. Әгәр бу дөрес булса, тархан сүзен кыт. теленнән дип раслау (киң таралган фикер) дөрес түгел. Кайбер телчеләр бу сүзнең параллельләрен һинд-евр. телләрендә табалар һәм хәтта һинд-евр. вә алт. телләреннән дә борынгарак чыганактан килә дип исәплиләр (к. Менгес: 154). Тархан сүзенең бор. төрки телләрдә тäркäн, түркäн «хатын-кыз тархан, ханча, патшабикә» дигән варианты булган (к. Мелиоранский: 85). Будагов I: 349; Шапшал: 302–316. Рус. тархан тур. Аникин: 178; ЭСТЯ III: 151–152; Doerfer II: 460–474. Дерив.: тарханлык, тәрханлык, тәрханчылык (бусы «иркенчелек» мәгъ. кулланылучан); тарханнамә. |