ТАРХ, тарых иск. «вычитание (в арифметике)». Иске тат. кулланылган бу мәдәни терминны совет власте елларында шактый тупас (чөнки чиктән тыш күпмәгънәле) алу (рус. «взятие») сүзе белән алмаштырганнар. Гар. телендә т̣арх (← т̣рх) «алу, чигерү», т̣арахä «товарны үлчәгәндә аның төрү-каплау әйберләре авырлыгын исәпкә алу». Шуннан ук рус. тáра < ним. яки ит. tárah «товарның савыты, кабы – чүбе» сүзе килә. Kluge: 906. Гар. т̣рх «алып ташлау» тамырыннан күп кенә бүтән сүзләр дә ясалып, кайберләре киң таралыш алганнар; мәтрух «ташландык; алынмыш, алына торган сан» (мәс., 5–3=2 тәгъбирендә 3) тат. телендә дә кулланылган. Безнең элекке математик терминология хәзергедән байрак вә кулайрак булган. |