Тэтимол 2015

ТАРТЫК «согласный (звук)» ← тарт-у ; бу грамматик термин гарәпчәдән калька (чаг. ш. ук Сузык ). Тат. телендә тартык сүзенең бүтән мәгънәләре дә теркәлгән: «оялчан, тартынучан» (ЛТ I: 4), «тотлыгучан» (Тумашева 1992: 204). Бүтән төрки телләрдә дә тартык сүзенең аерым мәгънәләре бар, мәс., уйг. тартуқ «бирт (камчы тартканнан калган эз)», бор. төрки (ДТС: 539) tartïγ «киндерә», «җыен, җыелыш».



Предыдущая статья            Следующая статья