Тэтимол 2015

ТАРТ-У «тянуть; тащить» < гом. төрки тарт- > угыз. дарт- < таарт- < тарыт-, бор. төрки (ДТС: 537) tarït- id. бор. *тар- «тар итү» фигыленең йөкл. юнәлешеннән булса кирәк, к. тунг. тäркал- «тарту»; морд. М. таргамс «тарту»; тат. һәм бүтән төрки телләрдә тарт-, дарт- (тув. тырт-) фигыле бик күп күч. мәгъ. (к. Радлов III: 857) һәм дериватларга ия (кыпч. телләрендә киң таралганнары тартык, тарткыч, тартылыш, тартым, тартыш, тартыш-у һ.б.), к. ш. ук Тарткы, Тартма, Тарту, Тартык, Тартын-у, Тәртә, Түтәл. Будагов I: 722–723; ЭСТЯ III: 154–157; Федотов II: 254.

Тегермән тарту дигәндә бор. җайланма – тегермән ташын валга уралган озын аркан ярдәмендә әйләндерү чагыла: ул арканны валдан сүтелеп беткәнче атлар, ишәкләр һ.б. ярдәмендә тарттырганнар (шул ук вакытта валга икенче аркан урала барган, беренче аркан сүтелеп беткәч, тарту көчен тиз генә икенче арканга кушканнар). К. «Хөсрәү вә Ширин»дә «Күлек (эш аты) бер йөк яисә тегермән тартсын».



Предыдущая статья            Следующая статья