Тэтимол 2015

ТАРПАН «тарпан, вымершая лошадь юго-восточной Европы и Казахстана» («тарпаны ростом против средней лошади, только круглее, … саврасые и голубые… головы их больше… чем у киргизских лошадей, на лбу имеют западины», к. Рычков: 147) < гом. кыпч. тарпаң, тарпан «тарпан; начар йөрешле ат» ← (каз., к.-калп., кырг.) тарпы- «алгы аяк белән тибү; алгы аяк белән карны казып үлән табу» фигыленнән, тарп//талп тәкълиди тамырыннан (к. Тарбан-у ). К. ш. ук тат. диал. (ТТДС I: 399) тара-у, таран-у «тибенү», хак. тарбаңна- «әтәчләнү», каз., к.-калп. талпаңла-, тарбаңла- «алпан-тилпән йөрү», як. тарбаа- «тырнау, тырнашу», тарбан- «тырнану» һ.б.

Тарпан сүзе бөтен дөньяга таралган, к. Räsänen 1969: 465, Epstein: 410–416; Аникин: 537.



Предыдущая статья            Следующая статья