Тэтимол 2015

ТАРМА (ТТАС I: 339; Тумашева 1992: 203; БТДҺ: 307) «дикорастущая конопля», чаг. ш. ук башк. тараш «тарма; агач гөмбәсе»: бу сүзләрнең уртак тамыры тар < тары < тарығ «тары, иген» шикелле, ләкин мәгъ. җәһәтеннән монда тикшеренү сорала. Тарма сүзен уйг. диал. тарма «игелгән киндераш» (ма – кыт. – «киндераш») сүзеннән дип, ә тараш ны – тар ашы (чаг. киндераш < киндер ашы) дип карасак, тар «киндер» сүзе бар кебек күренә. Тув. тарымал «чәчелгән», ләкин тарма нәкъ ябай (чәчелмичә үскән) киндерашны белдерә. Чаг. бор. һинд darbha «сүсле кыргый үлән төре» (к. Ригведа I: 449). Чаг. ш. ук алт. диал. (Баскаков 1965: 126) тарма «сихер», кырг. дарым «әфсен-төфсен».



Предыдущая статья            Следующая статья