Тэтимол 2015

ТАРКА-У, тарға-у (Тумашева 1992: 203; БТДҺ: 306) «рассыпаться, разлагаться, разбрестись», «разбрасывать, рассеять» < гом., кыпч., уйг., алт. тарқа-, як. тарға, төркм. дарға, аз. диал. тара-, дары-, бор. төрки tar-, tara- (Боровков 1963: 287; ДТС: 536), монг. тара- «таркау, аеру», ә тар- варианты бор. *тар «йон, мамык; таркау нәрсә» сүзенең исем коррелянты булса кирәк (к. Тара-у I ). Будагов I: 723–724; ЭСТЯ III: 150–151.

Тарка- фигыленең юн. формаларыннан тат. телендә таркал- һәм таркат- кына кулланыла; нуг., каз., к.-калп. телләрендә таркас- < таркаш- «таркалышу» да очрый; бор. төрки телләрдә tarqan (кайт. юн.) формасы да бар. К. Таравыл.



Предыдущая статья            Следующая статья