ТАРИКАТЬ[таºриқәт] «духовное усовершенствование у суфиев и мюридов», сүзмә-сүз «пути (совершенствования)» < гар. т̣арūқат id. ← т̣арūқ «юл» (бу сүз үзе дә иске тат. телендә кулланылган, к. ГТРС: 543, язучылардан мисаллары белән) – т̣рқ «юл белән бару» тамырыннан. К. ш. ук иске тат. тарика «ысул белән, итеп»: шул тарика «шулай итеп». Төр. tarikat «дәрвишләр оешмасы, орден». Тарикать дип ш. ук рухи камилләшүнең дүрт баскычыннан (шәригать һәм мәгърифәт баскычларыннан соң) өченчесен – танып белү методикасын атаганнар. Шуннан соңгы баскыч хакыйкать дип аталган. К. Ә. Ясәвидә: Шәригатьнең базарыны сәйран кылдым, Мәгърифәтнең бостанында җәулан кылдым (атта йөрдем), Тарикатьнең пишгяһында тайран кылып (залында очып) Хакыйкатьнең ишегене ачтым, дуслар. Дерив.: тарикатьче, тарикатьчелек. |