Тэтимол 2015

ТАРБАГАН «тарбаган (полосатый суслик)» ~ нуг., каз., к.-калп., уйг., тув., як. һ.б. тарбаған, уйг. тарбуған «тарбаган» < монг. тарбага(н) id. Кайбер телләргә бу сүз рус теленнән таралган булса кирәк. Тарбагай ~ тарбаган вариантлары булу (-н ~ -й) монг. сүзләре өчен характерлы. ССТМЯ (II: 167–168) авторлары маньч. тарбака, тарбахи, тарбага «тарбаган; чуар бөркет» сүзләреннән чыгып, монг. тарбалжа «урман бөркете» сүзен дә бер үк тарихи лексемага кертәләр. Морфологик җәһәттән караганда, сүзнең ясагыч нигезе себ. (Тумашева 1992: 203) тарбай - «көяз булу, көязләнү (< чуарлану)». Шулай ук гом. төрки тарбай- «тырпаю; тарбану» сүзеннән дә ясалырга мөмкин (к. Сетаров: 23). Нұрмағамбетов: 116–117; Аникин: 535–536 (бай әдәбият китерелә, ләкин тат.-башк. сүзләре искә алынмаган). К. югарыдагыны.

Тарбаган исеменнән Көньяк Казакстандагы Тарбагатай (монг. «тарбаганлы») топонимы ясалган.



Предыдущая статья            Следующая статья