Тэтимол 2015

ТАРАМЫШ «сухожилие» < гом. кыпч. тарамыш (нуг., каз., к.-калп. тарамыс) id., уйг. таримуч «тарамыш, вак кан тамырлары» тара-у фигыленнән, ләкин ничек килеп чыкканлыгы билгеле түгел. «Грамматика… алтайской миссии» авторлары (1869: 23) алт. тарамыш «тарамыш» сүзен тарам-аш (-аш – кечерәйтү кушымчасы) дип аңлаталар, к. алт., бор. төрки (Радлов III: 845) тарам «тарамыш; елга дельтасы». Безнеңчә, тара-мыш < тарама-гыч сүзе тәүдә чәчүргеч тасманы, сүсне белдергән – андый тасма кайнатып киптерелгән сеңердән эшләнгән, чаг. Чәчүргеч.



Предыдущая статья            Следующая статья