Тэтимол 2015

ТАРАКАН, диал. (Радлов III: 839) тара «таракан» ~ мар., удм. таракан < гом. кыпч. тарақан id. Күпчелек төрки телләргә бу рус теленнән кергән, рус телендә (ш. ук пол., укр.) таракан, торган, тораган чув. таракан [тараган] «таралып качучан» сүзеннән дип карала (Фасмер III: 20–21), бу чув. сүзе исә тар- < *тäр «таралып качу» фигыленнән (~ бор. төрки tez-, täz- id.); мар. тäрäлäн, себ. (ЗДС: 620) тәрәгән, тәрәкән «таракан» борынгылыктан да, рус теленнән дә килә ала. Räsänen 1969: 463; Федотов II: 177–178; ДАУ I: 140–143.

Китерелгән этимология беренче карарга ышандыргыч булса да, кайбер сораулардан хали түгел. Таракан сүзе гомумән «бөҗәк» мәгъ. булган, к. Камка таракан. Радлов варианты югарыда китерелгән (гадәти) этимологиягә ятышмый һәм таракан сүзенең чыгышы бөтенләй үзгә-көтелмәгәнчә булуы ихтимал.



Предыдущая статья            Следующая статья