Тэтимол 2015

ТАРАЗЫ, (Будагов I: 313) тәразу, (Тумашева 1992: 203) тарас «уровень; нивелир, ватерпас; весы, безмен», «созвездие весов» > удм. тараза «Орион йолдызлыгы, Җәббар», мар. тараза «айның тулган вакыты», тараза, тараҗа (Упымарий: 202) «хәтәр вакыт», чув. тараса «көянтәле үлчәү; кое сиртмәсе», башк. (БТДҺ: 350) тәрәс «бизмән тәлинкәсе» ~ гом. кыпч. таразы, ком. терезе, каз., к.-калп. тәрези һ.б. id. (барча төрки телләрдә рефлекслары бар); бор. төрки (МК) tarazu, (ДТС: 536) tarazuq «үлчәү; тигезлек». Кавказ телләрендә täräz, teraz id. тур. Абаев III: 266. Рус. тереза «таразы» тур. Фасмер IV: 46.

Киң таралган һәм күп мәгъ. алган бу сүзнең чыгышы ачык түгел; сүзлекләрдә ул фар. теленнән таралган диелә, к. фар. таразу «үлчәү», көрд. teraz, terazi, terazu «үлчәү; авырлык тигезлеге; ризалашу» (< гар. тäрāд̣ū); соңгы мәгънә контаминацион характерда булса кирәк.

Безнеңчә, рус. тараса, тарасы «дошман кальгасын камаганда кулланылган каланча» сүзе дә төрки тараза, таразы сүзеннән килә. Будагов I: 347; Zenker: 274; Räsänen 1969: 463; Федотов II: 178.



Предыдущая статья            Следующая статья