Тэтимол 2015

ТА’РА «тара, всё то, во что кладётся, завёртывается товар» – Европа телләреннән килә, анда исә гар. т̣арх, т̣архäт «чигерү, алып бер якка кую», ягъни «товарны исәпкә кертмәү» сүзеннән икән. К. Kluge: 906.

Элекке татар мәктәбендә тарх, тәрех «математик алу гамәле» (рус. «вычитание») сүзе кулланылган. Тик совет власте урнашкач бу уңышлы терминны диффуз күпмәгънәле алу сүзе белән алыштырганнар. Тәрех, тарх сүзенә матрас (к.) сүзе дә тамырдаш.



Предыдущая статья            Следующая статья