Тэтимол 2015

ТАПЫРЫК, диал. (ТТДС I: 398) тапырын «вечно торопящийся (и неуспевающий), импульсивный, нетерпеливый» ~ алт. табырақ, хак., уйг. табрақ, бор. төрки (күп чыганакларда) tawraq, төр. диал. dabrak «темпераментлы, тизгер» < бор. төрки (ДТС: 542) tavra- ~ төр. диал. tavrı- «бик ашыгу; һай-һулап тотыну, керешү, дәррәү кузгалу, бик актив булу», шуннан ук үзб. диал. (ЎХШЛ: 76) дабрың-, дабрын- «усал карау», даврын-, кр.-тат. давран-, төр. davran-, dabran- «актив эш итү; көрәшкә, эшкә күтәрелү; тиз-тиз хәрәкәт итү», төр. диал. «коралга тотыну», бор. төрки (ДТС: 543) tavrat- «хәрәкәткә китерү; тибрәтү» – күрәсең тибрәт-ү (к.) белән нигездәш; чаг. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 207) тәперән-ү «йөренү, кызу-кызу йөрү» < *тапыран-у. К. Таварын-у.

Беренче карашка тапырык, тапырын «тапыр-топыр килү, түземсезләнеп тору» сүзеннән шикелле һәм Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 112–114) шулай дип аңлата да. Ләкин дөрес эзлекләп барганда алай түгел: тапырық тапыр-у < тапры-у < тапра-у булып чыга. Әлбәттә (һәрхәлдә татар сүзендә), тапыр имитативының контаминацион тэәсире дә юк түгел.

Дерив.: тапырыклык; тапырыклан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья