Тэтимол 2015

ТАП-У(табу, тапты) «находить, найти; добыть» ~ чув. туп- < топ- < гом. төрки топ- < гом. төрки тап-, тув. тып- id. тап «нокта, момент» сүзенең фигыль коррелянты булса кирәк, к. як. тап- «мәрәйгә тидерү; уңышлы эш итү». М. Рясянен төрки тап- тамырын монг. тава- һәм хәтта фин. tapaan, tavata «табу» сүзләре белән (к. Räsänen 1969: 462), ССТМЯ (II: 140) исә тунг.-маньч. тағ-, тақа- ~ яз. монг. taγa- «белеп алу, табышмак җөмен табу» белән чагыштыра. Будагов I: 719; Федотов II: 248. Кайбер төрки сүзлекләрдә бала табу дигәндәге тап- аерым нигез итеп алына.

Тап - бик продуктив нигез: табыл-у, табыш-у, таптыр-у, табыш; тапкыр I һ.б. (бу сүзләр күрше телләргә дә кергәннәр һәм аларның гом. кыпч. һ.б. параллельләре дә булучан), табышмак.



Предыдущая статья            Следующая статья