Тэтимол 2015

ТАПТА-У «топтать; задавить; травить», диал. «отбивать косу», «молотить» > чув., мар. тапта- «таптау», ләкин чув. топта- > тупта- «чалгы тапау» (шулай итеп, чув. теленә тат. сүзе ике тапкыр алынып, этимологик дублет килеп чыккан) < гом. кыпч., уйг., хак., алт. тапта- ~ к.-балк., чыгт. һ.б. тапла-, монг. тавла- «таптау», ш. ук бур. дабта-, монг. дапча-, дапша- ~ эвенк. тавит-, эвен. тават- «чүкү, тапау; яньчү» (к. ССТМЯ I: 149) һ.б. Гомумән, тапа- ~ тапта- сүзләренең параллельләре һәм паронимнары күп һәм алар, әлбәттә, тап ~ тып (һ.б.ш.) тәкълиди тамырлардан килә. Рус. топтать төрки сүзгә бинисбәтән ясалган (рус телендә дә тап, топ һ.б.ш. тәкълиди сүзләр бар). Федотов II: 174 (тапта-у белән типсә-ү не чагыштыра).

Дерив.: таптал-у, таптан-у, тапташ-у, таптат-у; тапталыш (бу сүзләрдән тагын күп кенә икенчел дериватлар ясалган). К. Таптау. Шунысы игътибарга лаек – бор. монг. телендә үк – dabxurla- «икеләтү, кабатлау».



Предыдущая статья            Следующая статья