Тэтимол 2015

ТАПКЫР IIкыек килешләрдә: «(определённое) место; то, что рядом; в ряду чего», төп формада: «раз, -жды; -крат; -кратный» > мар. тапкыр, чув. тапкăр, тапхăр id., ш. ук «период, момент» < бор. монг. dabxur (> хәз. монг. давхар) «рәт, кат; этаж; тапкыр; икеләтүле һ.б.». Мәгъ. буенча хөкем йөрткәндә, бор. монг.-тунг. дап- ~ төрки дьап- «ябу, өстен каплау» тамырыннан, к. як. дьапта, дьаптал «катлам; ябу, өстәр», эвенк. дапкар «катлам; ямау», дапкур «тапкыр» һ.б.; -қур морфемасы төрлечә аңлатыла ала: гом. төрки, монг. һ.б. қур «кор, түгәрәк» мәгънә ягыннан иң бап килгәне (ягъни тәүдә монг. *дап қур яисә *дапта қур «ябулы (бикле) түгәрәк» булган). Монг. күпсанлы сүзләрдә давх- «икеләтелгән; өсте-өстенә куелган» нигезе шәйләнә. Мар. сөйләшләрендәге (Исанбаев 1978: 28; Саваткова: 15 һ.б.) тапыр, тäпыр «тапкыр (төрле мәгънәләрендә)» бу сүзнең Урта Идел якларына күптән керүен күрсәтә.

Тапкыр сүзе күпчелек кыпч. телләрендә юк диярлек. Аның каруы бу сүз угыз телләрендә күпмәгънәле: госм. (Радлов III: 953–954, 978, 980) тапқур, табғур «коршау, текмә читән; рәт, линия; бер линиягә тезелгән атлар (яки бүтән эш терлекләре)», (Sumer 1983: 78–79) tabkur, dapkur «ияр күпчеге, ияр өстенә салынган мендәрчек; гаскәр сафы (шеренга)», шулай ук «лагерь тирәли түгәрәкләп тезелгән арбалар, тáбор» (табы´р ~ тáбор сүзен дә шуннан дип уйлыйлар). К.-балк. тапқур «терраса, битләүгә уелган террасаларның берсе» – икенчел булса кирәк. Кр.-тат., төр. tabur «хәрби олау, олау арбалары белән уратылган хәрби лагерь» угыз телләренә хас күренеш – -ғ- авазының төшеп калуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Монгол һәм угыз төркиләренең бай хәрби практикасы нәтиҗәсендә дап қур «икеләтелгән (ике тезем) арбалардан яисә вакытлы киртәләрдән гыйбарәт булган сакланыш корылмасы» төрле мәгъ. алган. Чыгтай монгол империясендә табқур дип шәһәр төзеклеге өчен алынган салым аталган (Velidi: 302). «Мәртәбә, тапкыр» мәгънәсе дә чыгт. телендә – Урта Азиядә барлыкка килгән, к. үзб. топқир ~ төркм. допқир, тапгыр id. К. Табыр. Минорский В.Ф. Tabqur//tabor // Acta Orientalia XII. Budapest 1961: 27–34; ССТМЯ I: 197; Федотов II: 174–175.

Дерив.: тапкырлы; тапкырла-у (ш. ук исемләшкән мәгъ. тапкырлау ), шуннан тапкырчыгыш (неол.) һ.б. математик гыйбарәләр. Тапкырлап чигү тәгъбире кызыклы (монда «тапкырлау билгеләре тезү» күз алдында тотыла).



Предыдущая статья            Следующая статья