Тэтимол 2015

ТАП III– имитатив, обозначающий топот, бой молотка, пинок и т.п. – гом. төрки тап id. (к. Радлов III: 955) ~ монг. дап id. Барча телләрдә охшаш сүзләр бар, мәс., рус. топ, хлоп, инг. tap, stamp һ.б. Тап тәкълиди тамырыннан тапыл, тапылт, тапыл-топыл, тапыр, тапырт, тапыр-топыр тәкълиди нигезләре һәм тапылда-у, тапырда-у тәкълиди фигыльләре ясала. К. Тапа-у, Тапырык, Тапта-у, Туп, Тып, Тәбе. Räsänen 1969: 462.



Предыдущая статья            Следующая статья