Тэтимол 2015

ТАҢ II«удивлён; восхищён» (сирәк, мәс., мәкальдә: Бай хатынына ялчы таң), гадәттә таң кал-у «изумиться; удивиться» идиомысында, ш. ук себ. (ДС I: 181) таң «сосредоточенно», (Будагов I: 727) таң-маң «в растерянности», миш. (ТТДС I: 404) таң тешү (төшү) «сглазиться» ~ удм. (Алатырев 1959: 59) таң «гаҗәпләнү; могҗиза» < гом. кыпч., алт., чыгт., госм. һ.б. таң – гаҗәпләнү ымлыгы (к. Радлов III: 804), уйг. таң «гаҗәеп», куман., бор. төрки (ДТС: 171) taŋ «могҗиза», төр. диал. daŋ, taŋ «аптыраш; гаҗәеп», daŋčа, dančа «гаҗәп!» (к. TS II: 989–995), аз. диал. (АДДЛ: 171) дан (кәлмәк) «таң (калу)» һ.б. < төркм., хак., алт. диал. тааң «гаҗәп; белмим бу ни». К. ш. ук мар. (Саваткова: 155) таң «ягымлы кыяфәт» ~ себ. таң «матур, гүзәл» (чаг. җырда: Таң таң ата…).

Таң II сүзенең киң таралган бер мәгънәви вә фонетик тармагы тат. диал. таң «әллә …» (таң кем «әллә кем») ~ хак. һ.б. таң id. (таң пар, таң чох «әллә бар, әллә юк») > алт., тув., чув., мар., морд. Э. та, тä id., (чув. та кам «әллә кем», тахçан «әллә кайчан», тахăшĕ «әллә кайсы» һ.б. бик күп сүзләр, к. Сергеев 1971: 121; мар. та гышак «кайдадыр; әллә кайда», тама «әллә ни» һ.б.; морд. Э. таков «каядыр; әллә кая», такосо «кайдадыр, әллә кайда» һ.б.), к. Ашмарин 1898: 207; Левитская 1976: 37.

Таң II тамырыннан төрки телләрдә тагын берничә киң таралган нигез ясалган, к. Дан, Тан-у, Таңак, Таңгыр-у, Таңлан-у, Таңла-у, Таң-у, Таңчы.



Предыдущая статья            Следующая статья