Тэтимол 2015

ТАҢ I«заря, рассвет» ~ башк. таң, таңақ < гом. төрки таң, гом. угыз., тув. даң, дан ~ як. тың id. Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 144) бу сүзне бор. төрки taiŋ «эңгер», saŋ, seŋ «таң» сүзләре белән чагыштыра. К. ш. ук уйг. čaŋ «таң» (ДТС: 139) – ләкин бу чагыштырмача соңгы (уйгурча «Угызнамә» дастанында килеп чыккан) сүз.

Безнеңчә, тат. һ.б. таң ату сүзенә эвенк. гарпа-, эвен. гарпу-, бор. монг. xarbu- «ук ату; кояш чыгу» сүзе мәгънәви параллель (к. ССТМЯ I: 142). Киң таралган кыт. мифы буенча, чыгар алдыннан кояш сянь дигән күлдә коена; явыз ләү (аждаһа) аны чыгу белән йотмакчы була, ләкин каһарман ләү – Чжу люң ван явыз аждаһаны атып ега һәм кояш исән-сау чыга. Ихтимал, таң Чжу люң ван (> Чулпан )ның икенче исемедер һәм тат. һ.б. Таңчулпан сүзе асылда парлы сүз Таң-Чулпан булса кирәк (кояш һәм аны сагалаучы вә саклаучы ләү-аждаһалар тур. к. Яншина: 392–394 һ.б.). Бор. төрки (манихей) текстларда Таң тәңре тур. әйтелә. Таң тәңресе образы барча халыклар мифологиясендә очрый (мәс., һинд мифологиясендә Ушас ~ Ушинас, лат. Аврора һ.б.). Мондый образ поэтик фикерләүдә яңадан-яңа формада килеп чыгып тора (мәс., рус. Иван-Заря). Тат., башк. һ.б. әкиятләрендәге Таңбатыр, алт. әкиятләрендә Таңзаган, Таң-Саган («таң бабай») образы һәм аның маҗаралары күп җәһәттән әлеге кыт. мифын хәтерләтә (Таңбатыр җир астына кереп патша кызын коткарып чыга). Шушы фактлар яктылыгында Н.А. Баскаковның (1987: 73) таң сүзен кыт. таң, даң «таң» сүзеннән диюе шактый ышандырырлык. Таң атты, димәк, «Таңбатыр аждаһаны атты» дигән сүз. К. ш. ук Таң II.

Дерив.: таңсу (төс). К. Таңак.



Предыдущая статья            Следующая статья