Тэтимол 2015

ТАНЫ-У (Троянский II: 23) «узнать; признать»; (мәс., хәреф тану) «познать» >> мар. туне- id. < гом. кыпч. таны-, кырг. тааны-, төр. телендә danı- «белешү», tanı- «тану» аерымлана, бор. төрки (ДТС: 531–532) tanu- «хәбәр итү, белдерү». Гомумән, бу фигыль төрлечә яңгырашларда барча төрки телләрдә очрый. Чув. тынă «танык» сүзенә караганда, *тынă- «тану» сүзе булган. Мар. туне- бик продуктив нигез һәм ул чувашчадан дип әйтеп булмый.

Г. Рамстедт (1957: 132) бу сүзне тунг. тä-, тағ- «белеп алу, тану» тамыры белән чагыштыра. ССТМЯ (II: 149) авторлары ул тунг. тамырын гом. төрки тап- сүзенә баглыйлар (таны- һәм тап- фигыльләре тамырдаш булып чыга). Таны- фигылен фар. дāн-, пәһл. daan- «белү, белеп алу» сүзе белән чагыштыру да бар (к. Федотов II: 267; Eren: 393–394).

Ихтимал, удм. туна- «күрәзәләү», мар. тун «билге» сүзләре бор. төрки телдән киләдер. Будагов I: 731; Радлов III: 825; Räsänen 1969: 461.

Таны- бик продуктив нигез: таныл-у, таныт-у, таныш-у һ.б. К. Танык (бу сүз үзе шактый продуктив нигез: таныкла-, таныклы, таныклык, таныкчы һ.б.), Таныш.



Предыдущая статья            Следующая статья