Тэтимол 2015

ТАНЫП «река Танып» – сәеррәк яңгырашлы бу атама герм. телләрендәге Дануба «Дунай» сүзен хәтерләтә (монда ихтимал булган аваз күчешләре дә ышандырырлык), к. ш. ук лат. Danuvi-us «Дунай». Гомуми этимологик фикер буенча, бу гидроним скиф (ир.) danu ab «саркынты су, тармаклы елга» сүзеннән (бу характеристика да Таныпка бик таман), шуның нигезендә Дон, Днепр, Днестр һ.б. гидронимнар да ясалган дип карала, к. Фасмер I: 552–553. Дунай – төр. Типа һәм бу вариант бор. төрки телләрдән килсә кирәк.

Башкорт этнонимикасында танып ыруы тур. сүз куертыла, ләкин бу атаманың реаль эчтәлеге бик томанлы (ниндидер тарихи ыру-кабилә тур. түгел, «Танып буе кешеләре» тур. сүз баруы мөмкин).



Предыдущая статья            Следующая статья