Тэтимол 2015

ТАНЫК «свидетель; справка» < гом. кыпч. танық, тануқ, төр. danık, tanık, чыгт., уйг., бор. төрки (ДТС: 532) tanuγ, tanuq ~ чув. тынă (а > ы) id. Бу сүз күрше телләргә дә кергән, к. венг. tanu id. һ.б. – төркиләрнең иң бор. юридик терминнарыннан берсе; әлбәттә, таны-у (к.) фигыленнән. Шунысы кызыклы ки, чув. телендә таны-у сүзенең тәңгәле танă- > тунă-, ягъни монда а > ы күчеше юк. Димәк, фигыль үзе инде (а > о > у) кыпч. (бор. тат.) теленнән алынган дип уйларга мөмкин. Федотов II: 267. Рус. танук «имче», танык, таныка «белгеч, ат танучы һ.б.ш.» (< тат.) тур. Аникин: 532 (әдәбият китерелә).

Дерив.: таныклык; таныкла-у (таныклан-у, таныклат-у) «раслау (мәс., имзаны)».



Предыдущая статья            Следующая статья