Тэтимол 2015

ТАН-У (Троянский II: 23) «не признавать обвинения, притворно удивляться обвинению» > удм. тан-, мар. тан-, тон-, чув. тон- > тун- id. < тат. диал. (С. Сүнчәләй телендә), кар. таң- «гаепләүгә гаҗәпләнү» ~ гом. кыпч., уйг., чыгт. тан-, куман., чыгт. (Будагов I: 727) таң-, аз. дан-, төр. диал. (TS III: 989–995) daŋ-, taŋ-, төркм. дән- «гаҗәпләнү, таң калу» – Таң II (к.) сүзенең фигыль коррелянты. К. ш. ук аз. (АДДЛ: 17–18) даңга, даңгаз «тыңлаусыз, юньсез», даңсы- «сүзеннән кайту». ЭСТЯ III: 217–218 (Э.В. Севортян ң > н күчешендә ниндидер хилафлык күрә). Федотов II: 246.

Деривациясе юк, чөнки дериватив формалар таны -у сүзенең дериватларына омоним булыр иде.



Предыдущая статья            Следующая статья