ТАНСЫК «желанный; ожидаемый с нетерпением, редкостный» ~ башк. танһық, чув., тонсăх > тунсăх, мар. томсык, тансык, удм. тунсык «охотно желаемый» < гом. кыпч. тансық, тат. диал. (Тумашева 1992: 202) таңзық, таңсық «тансык, теләп көтелгән, сагынылган» < бор. төрки (ДТС: 532–533) taŋsuq «гаҗәеп; гадәттән тыш», (Gabain 1951: 337) «затлы, тансык» > уйг., үзб. тансиқ, аз. диал. даңсығ, ләкин төр. tansık «таң калырлык, гаҗәеп», tansık dramı «курчак театры (шуның бер төре)» ~ яз. монг. tangsug, хәз. монг. тансаг «сөенеч, шатлык» һ.б. < бор. төрки таңсы- > башк. таңçы-у «гаҗәпсенү, таңга калу; сөенеп гаҗәпләнү», башк. (БТДҺ: 305) таңһыу «(гаҗәпләнеп) шак катучан; аптыраучан, ушсыз» ← таң «гаҗәеп», к. Таң. Räsänen 1969: 461; ССТМЯ II: 164; Федотов II: 248 (бик аз мәгълүмат бирелә). К. ш. ук Тан-у. Дерив.: тансыклы, тансыксыз; тансыкла-у. |