Тэтимол 2015

ТАНДЫР (Тумашева 1961: 197) «глинобитная печь» ~ каз., кырг., үзб. тандыр, тәндер «нан пешерелә торган балчык мич» < гар. тäннӯр id. Бу төр мич безнең салкын якларда эшкә ярамый, шунлыктан сүзнең мәг. дә үзгәргән, к. себ. (Тумашева 1992: 202) тантыр «учак, мич учагы», иске тат. (Дамаскин сүзлеге, к. СТ № 2, 1980: 59) тянур «учак уты». Нұрмағамбетов: 115–116.



Предыдущая статья            Следующая статья