Тэтимол 2015

ТАНА-У (Тумашева 1992: 202) «отдыхать» ~ башк. (БТДҺ: 304) танат, таңат «янган атны андыз суы эчереп ашатмыйча бәйләп кую» ← *таңа-у «ат бәйләү», к. себ. (Тумашева 1992: 202, 207) таңы-у, тәнәү «(ат) бәйләү», башк. диал. (БТДҺ: 348–349) тәнлә-ү «берничә сабакны бергә бәйләү» ~ алт. (Баскаков 1972: 251) таңы-, чыгт. (Будагов I: 335) таңа-, гом. кыпч., уйг. һ.б. таң-, төркм. даң- «бәйләү, төйнәү, тышаулау», алт. таң «бәй, тышау» сүзеннән (тәфсилле бәянын к. ЭСТЯ III: 145–146, шунда ук әдәбият күрсәтелә, тик. Э.В. Севортян тат.-башк. мисалларын күрсәтмәгән).

Таң тамыры белән тюркологлар таңла-у «сайлау» сүзен дә баглыйлар. Тат. диал. тәнә-ү, тенә-ү «ял итү (иген басуы тур.)» таңау > тәңәү сүзенең күч. мәгънәсе түгел, бүтән тамырдан, ләкин таңа-у белән контаминациягә кергән булса кирәк.

Тат. диал. (себ. һ.б.) тагу «комачау, киртә» < таңгу < таңгы-у «бәйләү». К. Таң-у.



Предыдущая статья            Следующая статья