Тэтимол 2015

ТАНАП «танап, мера площади ≈1/6 гектара» (бу сүз тат. телендә актив кулланылган, К. Насыйри һ.б. телендә очрый) < иске тат., чыгт., кырг., төркм. һ.б. танап, танаб «аркан (бигрәк тә ау эшендә кулланылганы), җир үлчәгеч бау, озынлык үлчәме (бер квадрат танап ≈ 17 сутый), җир мәйданы үлчәме» (ул төрле төбәктә төрлечәрәк булган, к. Будагов I: 741). Бу сүз «бүтәннәрне ауга эләктерүче елгыр, хәйләкәр кеше» мәгъ. дә кулланылган һәм гар. äт̣нāб «тирмәне ныгыткыч баулар» (т̣унуб «ныгыткыч бау» сүзенең күплеге) дигәннән, т̣нб «тирмә утырту, (күчмә тормышта) килеп тукталу» тамырыннан килә.

Озынлык үлчәме атамасының җир мәйданы үлчәме атамасына әверелүе тат. һ.б. телләрдә еш күзәтелә, к. Карыш, Сажин, Таяк.



Предыдущая статья            Следующая статья