Тэтимол 2015

ТАМЫР I«корень; жила, кровеносный сосуд» < гом. кыпч. тамыр (ком. тамур), уйг. тамыр, таамар, тамар, госм. һ.б. угыз. дамар, тув. дамыр < бор. төрки (ДТС: 530) tamar, tamur, tamïr id. ~ чув. тымар, як. тымыр id. ~ монг. тамир «артерия; көч, гайрәт», эвенк. (ССТМЯ I: 182) тимэр «аорта». Чыгышы ачык түгел (к. ЭСТЯ III: 143–144). Бор. төрки *тар-мыр «таралган, тармакланган нәрсә; тармакланыш» сүзеннән дигән фикер бар. К. Тамар. Räsänen 1969: 460; Федотов II: 266.

Тамыр ~ тамар сүзе күрше телләргә (Балкан, Иран, Кавказ һ.б.) алынган.

Дерив.: тамырлы, тамырсыз; тамырлык; тамырлан-у; тамырча, тамырчык һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья