Тэтимол 2015

ТАМ-У «капать» < гом. кыпч., уйг., чыгт. там- > гом. угыз. дам- «таму»; бу сүзнең исем коррелянты – бор. кыпч., чыгт. там, аз. дам «тамчы» (к. Будагов I: 729; Радлов III: 992). Исем мәгънәсеннән бор. төрки, чыгт. тамла- «тамчылау», шуннан *тамлағ «тамчы» > чыгт. тамла, угыз. дамла >> чув. томла, тумла «тамчы».

Там «таму, тамчы» тамырын, безнеңчә, там «балчык йомарлагы» ~ чув. тăм, тăн «балчык» сүзе белән чагыштырырга мөмкин. М.Р. Федотов (II: 190) бу сүзне бор. төрки, алт., кырг. һ.б. той, як. туйо «балчык» сүзенә нисбәтли, ләкин алай булса фонетик аңлатма читенлекләргә дучар була. К. Тамчы. ЭСТЯ III: 139–140.



Предыдущая статья            Следующая статья