Тэтимол 2015

ТАМГА «тамгá, клеймо, тавро; знак рода» > мар., удм. тамга «имза» ~ чув. тамха, тăмха, тумха > томха < гом. кыпч. тамға (ком. тамңа, кар. тымға) «тамга; тап; баҗ; мөһер, пичәт» < гом. төрки тамға, төр. damga < бор. төрки (ДТС: 530) damγa id., к. ш. ук алт., тув. таңма «пичәт, тамга; нуян кәнсәсе» ~ монг. тамага «пичәт» һ.б. (күп телләрдә очрый). К. бор., фар., сугд. dagmä «тамга, көйдереп ясалган билге» ← фар. dag (авест. dagһа) «көйдерү, көек; тамга» > бор. төрки (ДТС: 158) daγ «көйдермә тамга» ~ чыгт. һ.б. дағ «җан көеге»; ш. ук бор. төрки (ДТС: 537) taγla- «тамгалау», tamdur- «яндыру, көйдерү». Гомумән, тамга сүзе бик бор. заманда (б.э. башларында яисә элегрәк тә) ир. телләрдән төрки телләргә (ихтимал кат-кат) кергән сүз булса кирәк. Zenker: 309; Будагов I: 729–730; Räsänen 1969: 460; Doerfer II: 554–565; Platts I: 337, 501; Федотов II: 246; Аникин: 531 (шунда ук бай әдәбият күрсәтелә). Тимергалин: 432–433.

Тамга продуктив нигез: тамгала-у; тамгалы, тамгачы һ.б. К. Тамгаханә.



Предыдущая статья            Следующая статья