Тэтимол 2015

ТАМАН «впору, нормально» > чув. (Сергеев 1968: 65), мар., удм. (Кельмаков 1977: 139) таман, мар. диал. тäмäн, удм. диал. (Насибуллин: 139) тамам id. ~ нуг., ком., тув. таман < бор. төрки (Радлов III: 1004) тамған id., эвен., эвенк. таман «бәя, хак» ← тама- «түләү» сүзе белән бәйле. Бу сүзне гар. тäмам (к. Тәмам ) сүзеннән диючеләр бар, к. Будагов I: 37

Таман сүзе төрки телләрдә сирәк очрый (күпчелек телләрдә теркәлмәгән), ул омонимнар – Урта Азия һәм Үзәк Азия телләрендәге таман «табан, юнәлештә» һ.б.ш. белән кысрыкланган булуы ихтимал. Гар. т̣амäн «таман» сүзе үзе төрки телләрдән булса кирәк. Чаг. ш. ук төр. daman «киемнең кысып торган кырые».

Таман продуктив нигез: таманла-у, таманлык, таманча, диал. таманысы < тамансы «җитте, ялыктырды, туйдырды» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья