Тэтимол 2015

ТАМАК I«горло; устье (реки)» < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг. тамақ, хак. тамах, гом. угыз. дамақ id. < бор. төрки (МК; ДТС: 530) tamγaq «тамак; азык» ← бор. там- «йоту» сүзеннән, к. эвен. там «йоту, эчкә суыру» (ССТМЯ II: 158). Тамак сүзен чыгт., госм. < фар. димағ «аңкау; ми; борын; кәеф» сүзе белән чагыштыру да бар. Räsänen 1969: 460; ЭСТЯ III: 140–142.

Тамак – продуктив нигез: тамаклы, тамаклык, тамакса (бизәнү әйбере), тамакча (җигемлек детале). К. Тамаксау.



Предыдущая статья            Следующая статья