Тэтимол 2015

ТАМ IIдиал. (Тумашева 1992: 201) «стена; глиняное, саманное или каменное сооружение; небольшой склеп на могиле» < гом. кыпч., чыгт., уйг., үзб. һ.б. там < бор. төрки (ДТС: 526, 529) tam, taγam «стена; түбә», бор. чыгт. (Боровков 1963: 283) там «стена; өй; киртә» ~ төр. dam «кыек, түбә; өй; хибесханә» (к. Redhouse: 270). К. ш. ук каз., к.-калп., кырг. там «балчык өй, стена, дивар; зират». Бу сүзне кор. tam «стена, дивар» белән чагыштыралар; бор. ир. dam «өй» (~ лат. dоm > рус. дом) белән чагыштыру да бар; ниһаять, там, безнеңчә, иң ышандырырлыгы – гом. төрки там «йомарланган балчык кисәге» (к. нуг., ком. там «тамган сыеклык эзе, тап») сүзе белән баглы, чөнки озак гасырлар буенча Үзәк һәм Урта Азиядә төрле корылмаларны шундый балчык йомарлагыннан салып килгәннәр (һәм әле дә салгалыйлар). К. Там-у. Будагов I: 337; Нұрмағамбетов: 114–115.



Предыдущая статья            Следующая статья