Тэтимол 2015

ТАЛТА (З. Бәшири), диал. (ДС I: 177) талда «защита; утешение», ~ кр.-тат. talda «явым-төшемнән ышык; күләгә; химая» > чув. диал. талта < гом. кыпч., чыгт., госм., аз., үзб. далда, кырг. далдаа «ышык, пана, калкан; химая, таяныч» < яз. монг. dalda (> бур. далда) «яшеренү урыны, яшеренеп күзәтү пункты» ← монг. дал- < *тал «яшерү, каплау» сүзеннән (шуннан ук далба < талба > талба, к. Талпа ); к. ш. ук төр. диал. dulba, төр. dulda «ышык, ябу, япма», эвенк., эвен. һ.б. далда «бер яклы шалаш; ышыклык, яшерү һәм яшеренү урыны» һ.б. (күп сүзләр, к. ССТМЯ I: 194); як. диал. далла, далда «кыргый болан аулаганда кулланыла торган җайлама: ике чаңгыга беркетелгән тишекле калкан – аучы шуның артына яшеренеп һәм тишектән күзәтә-күзәтә боланга шул җайланманы шудырып якынлаша» (к. Романова, Мырьева, Барашков: 168). Монг., бур., як. дал «кәртә, кура» дал- «яшерү» сүзенең исем коррелянты булса кирәк. Талта исем нигезенең дә фигыль коррелянты булган. ХVI г. татар шагыйре Максудидә: ...бер өртек [өртү] сез мәңа виреңез, та далданаем мән аңа. К. ш. ук чыгт., аз. (Будагов I: 549) далдаламак «аркага яшерү, каплау», каз. далдала- «икейөзлеләнү». Чаг. Талпа, Тал-у. Räsänen 1969: 131; ЭСТЯ III: 138–139 (тат. сүзләре китерелми).



Предыдущая статья            Следующая статья