Тэтимол 2015

ТАЛПА «толпа, часть стада» [татар телчеләре бу сүзнең русныкы икәнлегенә шулкадәр ышаналар ки, хәтта диалектологик сүзлекләргә дә кертмиләр, хәлбуки рус телендә бу китаби характердагы сүз – толпа 1627 елдан гына билгеле (к. СРЯ 1963: 562) һәм аның ышандырырлык һинд-евр. этимологиясе дә юк]. Талпа сүзе миш. сөйләшләрендә еш кына очрый; к. (ТТДС I: 254) Талпа-талпа куйлар…; (Татар халык җырлары 1965: 254) Талпа-талпа күгәрченне Өерәдер карчыга.

Безнеңчә, талпа иске маңгыт (Алтын Урда татарлары), нуг., тат. һ.б. телләрдәге талба «группа, өер; клика» сүзеннән килә (к. Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде: 109, 152; Олеарий: 450). Бу сүз исә кырг. талба, далба, талбаа, далбаа «киек кошларны алдатып якынлаштыру өчен муляж» ~ к.-калп. далбай id., аз. далвә «көртлекләрне алдатып якынлаштыру өчен сөлге» (к. Биялиев: 12–26; АДДЛ: 167) ~ монг. далба «маска; төркем» сүзеннән. Хикмәт шунда – төрки һәм монголлар дошманны алдату өчен карт-коры яисә әсирләр төркемен хәрби бүлек кебек тезеп, сугыш мәйданына куйганнар (бу хакта күп чыганаклар сөйли). К. ш. ук эвен. далба «бер яклы шалаш, лапас», маньч. далба, чжурчжэнь. tähh leh рä läh «бер як, кабырга» (ССТМЯ I: 193).

Ихтимал, талпа ~ талба ~ талма сүзе чыгт. тама < талма «оккупацион гаскәр» сүзе (к. Рашид ад-дин. 1952: 54) белән баглыдыр.

Рус. толпа бор. рус сүзен иске слав. тлѣпа, чех. tlapa, словак. tlupa сүзләре белән чагыштырып, гом. слав. сүзе дип карыйлар (Фасмер IV: 74), әмма «гом. сл.» сүзенең бор. һунн яисә авар теленнән алынган булуы ихтимал.

Төрки талба һәрхәлдә талта белән тамырдаш, к. Талта.



Предыдущая статья            Следующая статья