Тэтимол 2015

ТАЛКЫ-У «мять, ломать лён», күч. «повторять одно и тоже» ~ мар. тул-, тулы- < тол-, толы- < болг. *талы- < бор. төрки talgı- (к. бор. talgïš- «тула басышу», ДТС: 529) > алт., як. талқы-, тув. далгы- ~ монг. талхи- «талку; тире иеләү; бер нәрсәне, сүзне күп кабатлау» бор. *талк- «йомшарту; талку» фигыленнән.

Бу фигыльдән ясалган талкы < *талқығ (> тув. далгыг) > кырг. талқуу, гом. кыпч., алт., як., уйг. һ.б. талкы ~ бор. монг. talkin, эвенк. талки, маньч. талгику һ.б. «тире йомшарткыч» киңрәк таралган; чув. тыла < болг. *тылһа > венг. tilo, мар. толэ «талкы» чувашларның болгарларга мөнәсәбәте барлыгын күрсәткән дәлилләрнең берсе (бу сүзләрдәге а > ый, и һәм ы > а, э талкы сүзенең бүтән рефлексларында күзәтелми). Федотов II: 266; ССТМЯ II: 158. Гомумән, талк тамыры ностратик характерга ия, чаг. рус. толкать, толочь.

Дерив.: талкын-у (күч. мәгъ. «бер генә төрле эштә, шөгыльдә булу»), талкыш-у, талкыт-у; талкыш.



Предыдущая статья            Следующая статья