Тэтимол 2015

ТАЛКАН «толокно; жареная мука» < гом. кыпч., алт., уйг. талкан id., алт., хак. талған (кайбер телләрдә бүтән күч. мәгъ. бар), тув. далган ~ каз., чыгт. (Будагов I: 337; Räsänen 1969: 438) талқа- «утта кыздыру, куыру» сүзеннән; к. ш. ук монг. талкан «талкынган, вакланган, төелгән», бур. талхан «он; икмәк», эвенк. талган, талганэ «он; ипи, коймак», маньч. тала- «ипи, коймак һ.б.ш. пешерү». Талкан сүзен ССТМЯ (II: 157) авторлары кыт. тань цзянь < бор. кыт. tan k׳an «җәеп куыру» сүзе белән чагыштыралар.

Талкан сүзенең рус. толокно белән тарихи багланышы юк. Рус. диал. (< төрки) талкан, толкан «талкан» тур. к. Аникин: 529–530 (шунда ук әдәбият). Гомумән, талкан сүзе төрки телләрдән күп күрше (фин-угор, ир., Кавказ) телләргә кергән.



Предыдущая статья            Следующая статья