Тэтимол 2015

ТАЛА-У IIдиал. «сдирать кору; обстругать; выдирать». Моннан илле еллар элек мин Башкортстанның Илеш районы балта осталары телендә бүрәнә талау сүзен ишеткәч, тәүдә гади талау сүзенең метафорик кулланылышы дип уйлаган идем, ләкин бераздан төп мәгънә шул – «каезлау» дигән фикергә килдем. Бу тала-у < талла-у «ялангачлау» ул. К. төр. dal «ялангач; бизәлешсез, бизәксез». Бу сүздән төр. телендә характерлы тәгъбирләр ясалган: dal fes «бизәксез-нисез фәс, кәпәч», dalkavuk «чалма нигезе булып хезмәт итә торган каты кәпәч», күч. мәгъ. «бернинди фазыйләте дә булмаган кеше»; dalkılıç «кылычын кыныннан чыгарган, ялангачлаган кеше», күч. мәгъ. «волонтёр, үзе теләп хәрби эшкә катнашучы»; daltaban «яланаяк» һ.б. К. ш. ук Dobr. I: 501.

Бу тала-у I һәм II икесе дә талла-у дан, аларның тамыры тал төбендә ни икәнлеге бигүк ачык түгел: тал I «ялангач кәүсә, ялангач тармак»мы яисә тал II «сүс, каурый»мы? Бу ике тамыр бер бор. нигездәнме, аерым-аерым тарихи тамырларданмы?



Предыдущая статья            Следующая статья