Тэтимол 2015

ТАЛАН «случайный успех, везение; талан» ~ чув., мар., каз. (ҚТДС: 315), хак., чыгт., төр. talan «мач, бәхет» id.; бу сүзне күп очракларда (як. һ.б. Себер телләрендә) рус теле аша таралган дип, ә рус сүзе чыгт. талан (талан-тараҗ ) «талап алынган мал, талау» сүзеннән үзгәреп килеп чыккан дип карыйлар, к. Федотов II: 168; Аникин: 529 (күп авторларны искә ала). Безнеңчә, талан «бәхет; уңыш; (каз.) абруй» талан «талау» белән бердәй түгел. Монда кискен мәгънә үзгәлекләре ярылып ята. Дөньяда һичбер халык талап алынган малны «уңыш, бәхет» дип карамый. Талан сүзе таңла-у «сайлау, сайлап алганда мач килү» сүзеннән яисә кыт. теленнән (бор. кыт. tai laŋ «зур өлеш»?) булырга мөмкин.

Талан рус телендә шактый абстракт мәгъ. сүз, андый сүзләр бүтән телләргә тиз генә алынмыйлар. Бур., як., эвенк. талааң «бәхет, уңыш» (эвенк. телендә шактый дериватлы: таллань, талачич «уңышлы рәвештә», талалкан «бәхетле») рус теленнән түгел, борынгылыктан киләләр. Һәм ССТМЯ II: 157 дә бу сүзләрне рус сүзеннән дип күрсәтми.



Предыдущая статья            Следующая статья